news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Саба укучылары үзләрен туристлык һәм спорт осталыгында сынап карады

Саба укучылары үзләрен туристлык һәм спорт осталыгында сынап карады
Фото: https://saby-rt.ru/

Сабаның «Сабантуй» спорт мәктәбе базасында Балалар иҗат үзәге белән берлектә «Алдынгылар хәрәкәте» активистлары арасында III туристлык слеты узды. Бу хакта https://saby-rt.ru/ сайтында хәбәр ителә.

Укучылар бау паркында, спорт лабиринтында, төеннәрне бәйләү, учак җыю һәм топографик билгеләрне дә танып белүдә көч сынашты. Һәр команда гитара белән турист җырларын башкарды. Һәркемгә үзен туристлык һәм спорт осталыгында сынап карарга мөмкин булды.

Турслет барлык катнашучылар өчен чын бәйрәмгә әверелде. Һәр команда җиңү өчен тулысынча көрәште. Ләкин бу слетта иң мөһиме җиңү түгел, ә катнашу һәм ярыш процессыннан, матур табигатьтән һәм саф һавадан ләззәтләнү иде.

Слет бүләкләү тантанасы белән тәмамланды, нәтиҗәләр түбәндәгечә: I урынга Саба урта мәктәбенең «Перевал» командасы, II урынга Шәмәрдән лицее укучылары, III урынга Саба гимназиясе укучылары лаек булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot