news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саба теннисчылары авыл районнары командалары арасында җиңү яулады

Нургали Миңнехан улы Миңнеханов истәлегенә өч көн дәвам иткән Бөтенроссия өстәл теннисы мемориалы төгәлләнде.

Саба теннисчылары авыл районнары командалары арасында җиңү яулады
Фәнил Мәүлетов

(Саба, 27 март, "Татар-информ",  "Саба таңнары", Фәнил Мәүлетов). Сабада  РСФСРның һәм Татарстан АССРның атказанган урманчысы, "Почет билгесе" һәм "Октябрь революциясе" орденнары кавалеры Нургали Миңнехан улы Миңнеханов истәлегенә өч көн дәвам иткән Бөтенроссия өстәл теннисы мемориалы төгәлләнде. Саба теннисчылары авыл районнары командалары арасында җиңү яулады. Бу Турыда җирле басма хәбәр итә.

Турнир "Саба Арена" комплексында узды. Баш хөкемдар Алексей Александров журналистлар белән әңгәмәсендә әйткәнчә, супер комплекста узачак турнирга Россиянең 20 төбәгеннән иң көчле теннис осталары, Татарстан районнарыннан 2004 елда һәм аннан соң туган үсмерләр – барысы 250гә якын кеше килгән.

Аның каравы Казаннан килгән 1994 елгы Екатерина Охотникова белән парлы разрядта уйнавы Саба кызы, 2002 елгы Динара Исмаиловага көтелмәгән уңыш китерде. Алар финалда Дарья Чернова белән Анастасия Мальцеваны оттылар. Аның абыйсы Саъди Исмаилов исә җанатарларының көчле алкышы астында узган елгы уңышын кабатлап икенче тапкыр Бөтенроссия турниры җиңүчесе булды.

"Бирегә Россиянең иң көчле теннисчылары җыела. Шуңа күрә җиңү җиңел бирелми. Быел шулай килеп чыкты: минем өчен финалга караганда ярымфиналда Мәскәүдән килгән Тарас Мерзликин белән уйнавы авыррак булды. Бу очрашу 4:2 исәбенә төгәлләнде. Ә финалда барлык партияләрне дә җиңел оттым",– диде төп көндәше Андрей Байбуллинны 4:0 исәбенә тар-мар иткән Саъди Исмаилов. Хатын-кызлар арасында турнирны кытай кызы Сунь-Чень отты.

Җиңүчеләрне һәм призерларны Рәис Миңнеханов, урман хужалыгы министры Равил Кузюров, спорт министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, өстәл теннисы федерациясе президенты Айнур Айдельдинов, ярышларның иганәчеләре  бүләкләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100