Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
"Саба таңнары" призына үткәрелгән көрәш бәйгесендә йөздән артык ир-егет катнашты
Ирек Зарипов белән Олы Шыңар авыл җирлегеннән Илназ Маликов "Саба таңнары" газетасы призына ярышта беренче җиңүләрен яуладылар.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Саба, 13 ноябрь, "Татар-информ", "Саба таңнары",Фәнил Мәүлетов). Саба спорт комплексында "Саба таңнары" газетасы призына үткәрелгән көрәш бәйгесендә 13 командадан 100дән артык ир-егет катнашты. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Былтыр көрәшчеләрнең 90га да тулмаганын искә төшерсәк, быел авыл җирлекләренең команда туплауга әһәмият биргәнлеге сизелә. Турнирны ачу тантанасында катнашкан Рәис Миңнеханов та моңа җитди басым ясады.
Газетаның баш мөхәррире Рөстәм Исмәгыйлов 56 еллык тарихы булган ярышларда катнашып, район матбугатын популярлаштырганнары өчен көрәшчеләргә рәхмәт белдерде. Редакция турнирны оештыруда беркайчан да читтә калмый.
Эзмә авыл җирлеге көрәшчеләре моннан 20 еллар элеккеге дәрәҗәсен кайтара алды. Яшьләрдән Алмаз Биккинин быел иң җиңел үлчәүгә (60 кг) күчеп, титулын саклап калды. Ул 65 кг да былтыргы пьедесталын авылдашы Аяз Тимерхановка бирде.
Шулай ук Ирек Зарипов белән Олы Шыңар авыл җирлегеннән Илназ Маликов "Саба таңнары" газетасы призына ярышта беренче җиңүләрен яуладылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз