news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саба төбәгендә матур җырга тиң гомер итүчеләрнең «алтын», «бриллиант» никахлары теркәлде

Кызыл Мишә авылыннан 60 ел бергә яшәүче Зәләфрүз һәм Тәлгать Гаттаровлар быел өйләнешкән Эльвира һәм Илшат Гайфиевларга Коръән тапшырды.

(Саба, 5 октябрь, “Татар-информ”, “Саба таңнары”, Фәридә Вилданова). Алтын көзнең күркәм бәйрәме - Халыкара Өлкәннәр көне уңаеннан 50-60 ел тигезлектә яшәүче парларның «алтын», «бриллиант» никахларын теркәү чарасы районыбызда быел 15 нче тапкыр уздырылды. Күпләргә үрнәк гомер кичереп, алтын туйларын билгеләп үтүчеләргә ресторанга чакырып хөрмәт күрсәтелде, дип хәбәр итте бүген “Саба таңнары” газетасы.

Яшьли кавышкан парың белән тигез гомер итеп, игелекле балалар үстереп, гомер көзендә дә бер-береңә терәк булып яшәү – кеше өчен иң зур бәхеттер. Саба районында яшәү үрнәкләре белән күпләргә өлге булырлык гаиләләр күп. Бәйрәм тантанасына бергә 50 ел пар канатлар булып яшәп, быел алтын туйларын билгеләп үтүче барлыгы 22 парның 12 се килә алган иде. Бәйрәм тантаналы шартларда районның ЗАГС бүлеге мөдире Алсу Шәйхетдинова тәкъдим иткән «Алтын никахлар» китабына имза салудан башланды.

Тормышның бөтен авырлыгын бергә күтәреп, иңне-иңгә куеп яшәгән өлкәннәребезне муниципаль район башлыгы Рәис Миңнеханов тәбрикләде. “Гаиләдән дә кадерле әйбер юк. Сез дә үз гаиләгезне саклап, яклап, шушы матур көнгә килеп җиткәнсез. Үзегезнең бөтен вазифаларыгызны матур итеп үтәгәнсез: игелекле балалар үстереп, белем биргәнсез, илгә лаеклы итеп тәрбияләгәнсез. Районыбызның ирешкән уңышларында сезнең өле-шегез зур. Мең рәхмәт сезгә”, - дип, өлкәннәргә ихтирам сүзләре әйтте.

Бу көнне алтын туйларын билгеләп үтүчеләргә изге, ихлас те¬ләкләр күп әйтелде. Бигрәк тә әти-әнисенең тигез¬легенә, гомер көзендә дә бергә янәшә атлауларына сөенгән балаларының йөзеннән шатлык нурлары китмәде.

Тантанага Кызыл Мишә авылыннан бергә яшәүләренең 60 еллыгын, ягъни «бриллиант» туйларын билгеләп үткән Зәләфрүз һәм Тәлгать Гаттаровлар да чакырылып, алар бәйрәмнең мәртәбәле кунаклары булды. «Гомер уза да китә. Сынаган чаклары да, бик рәхәт вакытлары да күп. Ни генә булса да, сабырлыкны югалтмаска, бер-береңә ихтирамны сүндермәскә кирәк. Без дә беркайчан урамдагыны өйгә, өйдәгене урамга чыгармадык. Менә бүгенге матур көнгә килеп җиттек, Аллага шөкер», - дип, Зәләфрүз апа быел гына яшьлек туйларын уздырган Эльвира һәм Илшат Гайфиевларга изге китап – Коръән тапшырды. Берсеннән-берсе үрнәк тормыш юлы үткән, алтынга тиң гомер кичергән парларның һәр сүзе кадерле, яшәү өлгесе булып яңгырады.

Оет авылыннан Нурия һәм Габделхак Гариповлар бер-беренә терәк булып яшиләр, гомерләрен хезмәткә багышлыйлар, 3 бала тәрбияләп үстергәннәр. Габделхак абый бәйрәм тантанасына аерылмас дусты - тальяны белән килеп, өлкәннәрне яшьлек елларына кайтарды. Байлар Сабасында яшәүче Флера һәм Марат Мөбарәкшиннар да яшьлек еллары, кыз белән егет чакларын янәдән күңелдә яңартып, бүгенге бәхетле картлыкка килеп җитү серләрен уртаклаштылар. «Биш ел буе яратышып йөрдек, тормыш корып, бер-беребезгә юл куеп, сабырлыкта яшәдек. Бәхет нигезе - бер-береңә юл куеп яшәүдә», - ди Флера апа. Хезмәттән курыкмаска кирәк, дип өстәде 47 ел эш стажы булган Марат абый. Бүген алар балалар, оныклар бәхетенә куанып гомер кичерәләр.



Күркәм парларны бәйрәм белән алар эшләгән оешма-предприятие, учреждение җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары, балалары, туганнары, оныклары, кияү-киленнәре котлады. Бәйрәмгә чакырылган өлкәннәрнең балалары исеменнән иң өлкән парлар — Гаттаровларның кызлары Дилбәр Нигъмәтҗанова чыгыш ясап, киленнәре Сүрия матур җырын бүләк итте. Килдебәктән Кифая һәм Нәҗип Кашаповлар гаилә кадере, аны саклау серләре белән бүлешеп, әлеге күркәм бәйрәмне оештыручыларга барлык өлкәннәр исеменнән рәхмәт сүзләре җиткерделәр. Шул рәвешле, бәйрәм матур җырларга, дәртле биюләргә, ихлас котлауларга үрелеп алып барылды. Кыскасы, һәрбер парның тормышы матур җырга тиң булып, әлеге җырны озак еллар парлап җырларга язсын, дип телисе килә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100