Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Саба спорт комплексында эш эзләүчеләр өчен традицион вакансияләр ярминкәсе узды
Бүген халыкны хезмәт һәм эш белән тәэмин итү үзәгендә 143 кеше исәптә торып, эшле булу көнен көтә.
(Саба, 13 апрель, "Татар-информ", "Саба таңнары", Фәнил Мәүлетов). Узган җомгада Саба спорт комплексында эш эзләүчеләр өчен традицион вакансияләр ярминкәсе узды. Ярминкәгә эшсезлек буенча исәптә торучылар белән беррәттән, пенсия алды һәм пенсия яшендәгеләр, эшкә яраклы физик мөмкинлеге чикләнгән кешеләр килгән иде. Шулай ук Саба аграр көллияте студентлары да катнашты, дип яза район газетасы.
Бүген халыкны хезмәт һәм эш белән тәэмин итү үзәгендә 143 кеше исәптә торып, эшле булу көнен көтә. Үзәк җитәкчесе Данис Габдерахманов әйтүенчә, кешенең белеме тәкъдим ителгән ваканциягә туры килмәгән очракта бушлай 100дән артык төрле эшче һөнәренә укыту мөмкинлеге бар. «Районыбызда ел саен 100дән артык кеше үзәк аша яңа һөнәр үзләштерә. Декрет ялында утыручы хатын-кызларны укыту да каралган. Күп очракта Сабада укыту мөмкинлеген булдырырыга тырышабыз»,– ди Данис Габдерахманов. Һәрбер кешенең кайдадыр барып, акча түләп уку мөмкинлеге юк. Дәүләт эш эзләүчеләрне яңа һөнәрле итү һәм квалификацияләрен күтәрүдә кайгырта икән, моңа сөенергә генә кирәк, билгеле. Ярминкәдә катнашкан башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илнур Котдусов та хакимиятнең райондагы бөтен кешене дә эшле итәргә дигән максатны алга сөрүен, әмма бу эш эзләүче белән уртак максат булырга тиешлеген билгеләп үтте. «Бүгенге көндә эшкә урнашу һәм лаеклы хезмәт хакы алу бик җиңелләрдән түгел. Бу юнәлештә үзегезнең зур тырышлыгыгыз кирәк», – диде. Илнур Котдусов үз чыгышында шулай ук эшле булуда төрле дәүләт программаларыннан файдалану, Сабада «Сәнәгать паркы» ачарга планлаштыруның 400дән артык кешегә яңа эш урыны булу мөмкинлеге бирүен һәм аның шәхси бизнесын булдыручыларга отышлы булачагын билгеләп үтте. Шулай ук «Саба сөт комбинаты» эшчәнлеген җәелдерү, комбикорма заводын яңадан торгызу күздә тотылып, үз бизнесын ачарга теләүчеләргә хакимиятнең һәрчак ярдәм кулы сузарга әзер булуын да җиткерде.
Вакансияләр ярминкәсендә алты оешма-предприятие эш тәкъдим итте. Мәсәлән, район мәгариф идарәсе 2018-2019 уку елына математика, физика, химия, география, рус теле укытучыларын эшкә чакыра. Шулай ук Миңгәрдә урнашкан «Долина», «Балкыш» үзәге», «Сабыагрохим», «Татмитагро» җәмгыятьләре, «Ак Барс Мед» иминият компаниясенең Сабадагы вәкиллеге белгечләре үзләренә төрле өлкә хезмәткәрләре кирәклеген әйтеп, эш шартлары, хезмәт хаклары белән таныштырдылар. Сүз дә юк, тәвәккәлләр эш урыны булганны тыныч кына көтеп утырмый, дәүләт ярдәменә таянып үз бизнесын булдыручылар да күз алдында. Мәсәлән, тиздән Сабада Алия Йосыпова үзенең шәхси кулинария цехын ачып, халыкны тәмле камыр ашлары белән сөендерәчәк. Алия инде таләп ителгән документларны җыйнап тапшырып, эшне башлау өчен биреләчәк субсидияне көтә, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз