Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Саба шашкачылары – Россиядә 3нче
Инвалидлар арбасында уйнаган Ч.Габделганиева шәхси беренчелектә шашка буенча Россия чемпионы булды.
(Саба, 24 май, "Татар-информ", "Саба таңнары", Рәшит Кәбиров). Волгоград шәһәрендә инвалидлар (ПОДА) арасында шахмат-шашка буенча үткәрелгән Россия беренчелегендә 26 төбәктән 74 кеше көч сынашты. Татарстан командасы өчен Сабадан Азат Әхмәтов, Хәмит Вәгыйзов, Балтачтан Чулпан Габделганиева чыгыш ясады, дип яза район газетасы.
Авыл җирлегеннән булуларына карамастан, алар тәҗрибәле Мәскәү һәм башка шәһәрләр командалары белән бертигез көрәш алып бардылар. Инвалидлар арбасында уйнаган Ч.Габделганиева шәхси беренчелектә шашка буенча Россия чемпионы булды. Саба, Балтач спортчыларын берләштергән Татарстан командасы Мәскәү, Түбән Новгородтан килгән көндәшләрен артта калдырып, 3нче урынны алды. Аларга Россия спорт министры имзалаган дипломнарны һәм медальләрне Кубок белән бергә Россия командасының өлкән тренеры Светлана Герасимова тапшырды. Командага ярышка баруда финанс булышлыгын Миңгәр авылында туган Җәүдәт Миннәхмәтов күрсәтте. Якташыбызга яхшылыгы өчен зур рәхмәтбезне белдерәбез, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз