news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саба сәнгать мәктәбе укучылары махсус хәрби операциядәге хәрбиләргә талисман ясады

Саба балалар сәнгать мәктәбенең фортепиано классында укучылар өчен «Солдатка шатлыкның бер өлеше» исемле чара оештырылды.

Балалар хәрби хезмәттә булган ир-егетләр өчен үз куллары белән «Игелекле йөрәкләр» дигән талисманнар ясады. Алар матур теләкләр әйтелгән сәлам хаты язды. Бу хакта «Саба таңнары» сайтында хәбәр ителә.

«Махсус операция кысаларында хәрби бурычын үтәүче солдатлар өчен балалар куллары белән ясалган кул эшләре аларга балаларның самими җылы хисләрен барып ирештерер, исән-сау кайтырга илһамландырыр», диелгән хәбәрдә.

Чараның икенче өлешендә балалар чәй табыны артында сыйланды.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100