Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Саба Сабан туенда «Милли кием» фестивалендә катнашучыларны бүләкләделәр
Саба Сабан туе мәйданына районда игълан ителгән «Милли кием» фестивалендә катнашучыларны чакырдылар. Җиңүчеләрне район башлыгы Рәис Миңнеханов тәбрикләде, бүләкләр тапшырды. Бу хакта «Саба таңнары» сайтында хәбәр ителә.
Милли кием үрнәкләрен халыкка таныту, милли үзаң хисләре тәрбияләү максаты белән уздырылган әлеге бәйгедә районда яшәүче төрле милләт вәкилләреннән 200дән артык кеше катнашты. Иң кечкенә катнашучыга 3 яшь иде, ә иң өлкән катнашучыга – 84 яшь.
Районда сакланып калган иң борынгы киемнәр, алка, чулпы, беләзек, калфак бүген мәйдан түрендә булды, аларның тарихлары язылып алынды, җыентык итеп чыгарылды, интернет челтәрендә яктыртылды. «Гаиләм ядкаре» номинациясенә килгән эшләр арасында буыннан буынга күчеп килгән затлы чулпылар, йөз илле ел элек чигелгән алъяпкыч, күкрәкчәләр, аяк чолгавы, йөзек, беләзекләр бар иде.
Юлбат авылыннан килгән Илдар Сафинның киемнәре һәркемдә соклану уятты. Олы Шыңар авылыннан Ания Ахунҗанова мәйданнан гаиләләрендә кадерләп сакланучы күлмәк киеп узды. Ания Ахунҗан бабаеның 6нчы буын оныкчыгы. Әлеге күлмәкне Ахунҗан бабасы үзенең тормыш иптәше Бибифатихага нәкъ 134 ел элек бүләк итә.
«Милли гаилә» номинациясендә Олы Шыңар авылыннан Садыковлар, Тимершыктан Хантимеровлар гаиләсенә тиңнәр булмады. «Милли коллектив» исеменә Кибәче, Югары Симет авылларыннан килгән коллективлар лаек булды.
«Милли кием- милләтемә тугрылык ул» номинациясендә җиңүчеләр төрле яшь төркемендә билгеләнде. Иң кечкенә катнашучыга 3, ә иң өлкән катнашучыга 84 яшь иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз