Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Саба сәнгать мәктәбе еллык эшчәнлеккә нәтиҗә ясады
Быел Саба сәнгать мәктәбен Шәмәрдән филиалы белән бергә 55 укучы тәмамлады.
(Саба, Татар-информ, "Саба таңнары", Фәридә Вилданова). Аллаһияр һәм Хөснулла Вәлиуллиннар исемендәге Саба сәнгать мәктәбе быел да күркәм традициясенә тугры калды: район мәдәният йортында иҗат концерты тәкъдим итеп, еллык эшчәнлеккә нәтиҗә ясалды, чыгарылыш укучыларына таныклыклар тапшырылды, төрле конкурс җиңүчеләре бүләкләнде, дип яза ьирле басма.
Быел Саба сәнгать мәктәбен Шәмәрдән филиалы белән бергә 55 укучы тәмамлады. Районның талантлы балаларын барлауда, сәләтләрен ачуда, мәдәниятен үстерүдә зур көч куючы Саба сәнгать мәктәбе коллективы эшчәнлеген тантанада катнашкан муниципаль район башлыгы Рәис Миңнеханов югары бәяләде.
– Өстәмә белем алу беркем өчен дә җиңелләрдән түгел. Аның өчен көндәлек әзерлек, тырышлык, максатчанлык кирәк. Минем сәләтле балалар тәрбияләгән әти-әниләргә, укучыларның талантларын ачуда зур эш башкарган укытучыларга рәхмәт әйтәсем килә. Ә иң зур рәхмәтем – сезгә, балалар. Инде алган белемнәрегез сезгә киләчәктә ныклы терәк булсын, – диде район башлыгы һәм «5» билгеләренә генә тәмамлаган укучыларга таныклыклар тапшырды.
Саба сәнгать мәктәбе директоры Алмаз Газизов хореография, фортепиано, вокал, баян бүлекләрен тәмамлаган укучыларны тәбрикләп, сәнгать мәктәбендә алган белемнәрен раслаучы документ булган таныклыкның тормышта яңа үрләр яуларга этәргеч булуын теләде. Әти-әниләр исеменнән ул-кызларына сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләгән укытучыларга рәхмәт сүзләрен Гөлназ Сафина ирештерде. Алып баручы – сәнгать мәктәбенең укыту һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гөлфинә Ярмөхәммәтова халыкара, республикакүләм, төбәкара, халыкара интернет конкурсларда катнашып, призлы урын яулаган укучыларны сәхнәгә чакыргач, чын мәгънәсендә районыбызның мәдәният-сәнгать өлкәсендә өметле киләчәгенә шатлану хисләре туды. Зур һөнәри осталыклы укытучылар хөрмәтләнеп, аларга район мәдәният бүлегенең мактау грамоталарын һәм Кубокларын район мәдәният бүлеге начальнигы Рөстәм Заһидуллин тапшырды. Сәхнә бер минутка да талантлар чыгышыннан тынып тормады. Тамашачылар күз явын алырлык биюләр, баян, гармун, курай моңнары, нәни конферансьелар, фортепианода төрле әсәрләр, вокаль ансамбльләр, күңелләрне кузгатырлык җырлар тыңлап хозурланды. Әлеге чыгышларда укытучы һәм укучыларның уртак тырышлыгы, әти-әниләрнең теләктәшлеге салынган. Уртак тырышлык уртак шатлык хисләре дә бүләк итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз