news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саба районының Өтернәс авылында яңа мәчет ачылды

Бу - районда 59 нчы мәчет.

Саба районының Өтернәс авылында яңа мәчет ачылды
ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте

(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ»). Саба районының Өтернәс авылында юл буенда яңа мәчет ачылды. Бу — районда 59 нчы мәчет.

Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев һәркемне һәм шәхсән үзен дә зур бәйрәм — вәгазь көне белән котлады. «Шушында мәчет төзелә башлагач, шулкадәр шатландым. Тарих буенча Казан ханлыгының соңгы терәге дип Өтернәс шәһәре булганы билгеле. Безнең бабаларыбызның рухы шаттыр. Менә Өтернәс авылында шушы тарихи урында шушындый мәчетнең калкуы бөтенебез өчен дә зур горурлык», — диде ул. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мәчетнең имамы Илнур Газизов: «Гасыр буе юк булып торган мәчет манарабыз күтәрелде. Азан әйтелә башлады. Авылыбыз мәхәлләсенә нур иңде, әлхәмдүлилләһ. Мәчет, даими ачык булып, гыйбадәткә чакырып, дини гыйлем алучылар, Коръән укырга өйрәнүчеләр белән тулып торсын иде», — диде ул. 

Аннан соң мәчет ачылу тантанасына килгән мөселманнар тәкъбир әйтте, кызыл тасманы кисте һәм өйлә намазы укырга дип, мәчеткә узды, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100