Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Саба районының Сатыш авылында тарихи һәйкәл салынды
Сатыш – 100 елдан артык вулысы үзәге булган, күп шәхесләр үстергән авыл.
(Саба, 25 август, "Татар-информ", "Саба таңнары", Фәнил Мәүлетов). Күптән түгел Саба районының көньяк капкасы Сатышта истәлекле вакыйга булды. Гасырлар кичкән мәдрәсә бинасы янында авылга тарихи һәйкәл салынды, дип яза җирле басма.
Җомгада каршы көндә дин әһеле Габделәхәт Шакиров фатыйхасы белән изге урында бик тә саваплы гамәл кылынды.Авылны гранит истәлек ташы куеп паспортлаштыру тантанасында бу игелекле эшне башлап йөрүчеләр – республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов, Татарстан иҗтимагый палатасы әгъзасы Фәнил Габдерахманов һәм район башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов катнашты. Сатыш – 100 елдан артык вулысы үзәге булган, күп шәхесләр үстергән авыл.
Былтыр дөнья күргән «Сатыш – гасырлар аша. 1170-2017 еллар" исемле китапта аның тарихы тулы сурәтләнә. Һәйкәл-таш куюны шул коллектив хезмәтнең дәвамы дисәң дә була. Күп эзләнүләр, галимнәр җәлеп ителеп, авыл тарихын өйрәнүләр нәтиҗәсендә Сатышның чишмә башын ачыклауга ирешелә. "Күп материаллар туплангач, галимнәр белән авылның иң актив кешеләре жыелып, Сатышка ХII гасырнын икенче яртысының уртасында нигез салынган дигән фикергә килдек. Фәнни, тарихи өйрәнүләр шуны дәлилли. Датасы булгач, ул мәгълүм урында язылып та куелырга тиеш һәм без аны гранит ташка язу карарына килдек. Моның өчен ярты елдан артык вакыт китте. Гранитны без Чиләбе өлкәсеннән кайтардык. Ташка татарча һәм латин графикасы белән , шулай ук, рус һәм инглиз телләрендә Сатышка 1170 елда нигез салынганлыгы турында язылган. Нигезе дә мөселманча – 8 почмаклы йолдыз формасында эшләнде. Шуңа да куелган хезмәтне истәлек ташы гына түгел, һәйкәл дип атыйсы килә,– диде Фәнил Исхак улы.
Ташны урнаштыруда катнашучылар иң элек постамент эченә "Киләчәк кешесе! Үткәнеңне онытырга ярамый. Туган җиреңне чын күңелдән яраткан, халкының тарихына, гореф-гадәтләренә әдәбиятына, диненә ихтирам белән караган кеше генә туган җирен чиксез кадерли. Сез дә шундый булыгыз",– дигән сүзләр язылган хат һәм бүгенге авылның аэрофотосурәте салынган капсула төшерделәр. Изге эшне башкаручыларга Расих Закирҗанов, авыл җирлеге башлыгы Фаил Шәфигуллин, "Саба таңнары" газетасы мөхәррире Рөстәм Исмәгыйлов та рәхмәт сүзләре белдерде. Нәҗип Нәкыйп улы үзенең чыгышында авылдашларын Сатышны районның туристик маршрутында лаеклы урын алырлык торак пунктка әверелдерү өчен истәлек ташы кую белән генә чикләнеп калмаска чакырды. Авыл урамнарының аның исемнәрен гәүдәләнергән атрибутикасын булдыру (әйтик, Баллы урамына – кәрәз, Тау башы урамына тау күренеше һ.б.) турында сүз кузгатты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз