Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Саба районының рәсем укытучылары республика конкурсы финалына чыккан
Конкурс финалына барлыгы җиде номинация буенча 76 катнашучы узган.
(Казан, 5 ноябрь, "Татар-информ"). "Саба балалар сәнгать мәктәбе"нең рәсем укытучылары "Татарстан Республикасының Туристлык сувениры-2019" конкурсында финалга үтте. Бу турыда Саба муниципаль районы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Әлеге бәйге 3 этапта узды. Барлыгы 7 номинация буенча 317 гариза тәкъдим ителгән иде. Алар - этнографик милли сувенир, шәһәр һәм туристлык маршруты сувениры, Музей сувениры, сувенир – уенчык, төрү продукциясе, инновацион сувенир һәм ТАССРның 100 еллыгына багышланган сувенирлар.
Саба балалар сәнгать мәктәбенең рәсем бүлеге укытучылары Г.Газизова һәм Э.Галиева беренче 2 этап нәтиҗәләре буенча финалга чыкты һәм истәлекле дипломнар белән бүләкләнде.
Конкурс финалына барлыгы җиде номинация буенча 76 катнашучы узган. Алар арасында сәнгать мәктәбе укытучылары эшләре дә бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз