news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Саба районының гүзәл затлары Татарстан Президенты белән очрашуга барды

Районда “Ана даны” медале белән бүләкләнгән 37 ана бар.

Саба районының гүзәл затлары Татарстан Президенты белән очрашуга барды
Ильмира Галимуллина

(Саба, 10 март, "Татар-информ", "Саба таңнары", Фәнил Мәүлетов). Март бәйрәме алдыннан Татарстан Президенты “Ана даны” медале белән бүләкләнгән һәм тәрбиягә бала алган хатын-кызлар белән очрашты. Тантаналы чарага Саба районыннан Гүзәл Ибраева (Курсабаш), Гөлназ Маликова (Кече Шыңар), Гөлнара Сәгыйтова, Раушания Ракова (Саба), Энже Яппарова, Зөлфия Яруллина, Надира Галиәхмәтова (Шәмәрдән), Эльмира Фәйзерахманова (Сабабаш), Дурсун Муратниязова (Сатыш), Зинфира Вафина (Саба) барды. Юлга кузгалыр алдыннан алар белән район башлыгы Рәис Миңнеханов очрашты, матур теләкләрен әйтеп, чәчәк бәйләмнәре тапшырды, дип район газетасы.

Ишле гаилә булу куанычлы да, мәшәкатьле дә. Аналар барысына да сыкранмый түзә һәм ел арты ел узып, күп балалы булуның өстенлекләре күренә башлый. Кечкенә балаларны үстерергә олыраклары ярдәмгә килә. Гөлназ Маликова да, күп балалы гаиләләрдә сабыйлар бер–берләренә ярдәм итеп, мөстәкыйль булып үсәләр, дигән фикердә. “Үскәннәрен сизми дә калдык. Инде өч оныгым бар. Яныбыздагыларының иң кечкенәсе Кәримгә 4 яшь, аны җиденчедә укучы Сөмбелә караша. Педучилищеда укучы Илүзә дә булыша. Бер-берең хакында хәстәрлек күрү, кайгыртучанлык хисе күп балалы гаиләдә туа. Матди кыенлыклары булса да, ишле гаиләдә яшәве балалар өчен күңелле”,– ди биш бала үстерүче ана. “Иң олы улым Айрат белән икенче кызымның аралары 1 яшьтә 3 кенә ай иде. Аларны игезәкләр кебек үстердем. Хәзер үз тормышлары. Өченчесе Гөлназ да укытучылыкка укый. Лицейда белем алучы Данияз, Азалия, быел укырга керәчәк Асаф өчен төп күзәтче абыйлары Айрат булды. Бик тәртипле үстеләр. Асафның иң яратканы бию һәм җыр, түгәрәккә йөрибез. Дөньялыкта туганнарсыз читен. Эч сереңне сөйләр өчен дә туган кирәк. Балалар бер-берсенә иптәш булсын өчен күп бала табарга булдым. Ишле гаиләдә баланың берсенә әйтсәң, икенчесе дә тыңлый,– дип Шәмәрдәннән Зөлфия Яруллина да аны куәтли.

Мәрхәмәтле хатын-кызларыбыз үз нарасыйларына гына түгел, кемдер тарафыннан читкә тибәрелгән, ятим калган балаларга да ана назы, тәрбия бирергә сәләтле. Шушы бурычны үтәрлек бөек көчкә ия алар. 2006 елда балалар йортыннан ике кыз алып кайткан – Зинфира Вафина да шуларның берсе. “Бала алырга баргач, миңа “әни, мин дә синең белән кайтыйм әле”, дип 11 яшьлек кыз килеп асылынды. Кире кага алмадым. Ул үсеп тормышка чыкты, Казанда яши, оныкны алып кайтабыз, гел шундый хәрәкәттә без”,– дип кичерешләрен уртаклашты ул.

Шәмәрдәндә яшәүче Надирә Галиәхмәтованың 7 бала (шуларның 3се инвалид) алып үстерүе исә үзе зур батырлык. Барысы да очраклы гына башлана. Бала алырга теләгән сеңлесен тыңлап, ятимнәр йортына бара ул. Сеңлесе эшләмәгәч, аның исеменә документлар рәсмиләштереп булмый. “Баланы аның өчен алам”, – дигәч, ятимнәр йортындагылар аптырый. “Үзең алдың, үзең үстерәсең”, – диләр. Әле тикшереп тә торалар. Икенче тапкыр бала алу тарихы да шулайрак. “Күршем, бала алмакчы идем, ярдәм итмәссеңме, дигәч ияреп киттем. Әмма ул ике бертуганны аермасларын белгәч, уеннан кире кайтты. Мин исә ике баланы ошаттым. Алып кайтыр идем, иремә әйтмәгән. Алайса, кунакка алып торыгыз, диделәр. Мин аларны җитәкләп кайттым да иремә “Менә тагын ике бала. Ачулансаң, илтеп куямын”, – дим. Наил: “Бер илткәннәр бит инде. Тагын ничек илтер идең?” – диде. Кичке якта теге балалар Наилне диванда кочаклап яталар иде инде”, – дип сөйли Надирә апа. Галиәхмәтовлар һич тә үкенмиләр һәм Надирә ханым республикада билгеле кешегә әйләнеп, төрле чараларга еш чакырыла. Гомумән, Президент белән очрашуга баручылар барысы да юлга шат күңел белән кузгалдылар. Әле март аенда аларны балалары белән цирк тамашасына да чакыру көтә.

Районда “Ана даны” медале белән бүләкләнгән 37 ана бар, диелгән район хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot