Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Саба районының "Дулкын" халык ансамбле халыкара фестивальдә Гран-прига лаек булды
Фестивальнең максаты һәм бурычы - бөтен дөнья халыкларының мәдәниятен саклау һәм үстерү.
(Саба, 1 сентябрь, "Татар-информ", "Саба таңнары" ). Саба районының "Дулкын" халык ансамбле «Казан сөлгесе» җыр-бию сәнгатенең халыкара фестивалендә Гран-прига лаек булды, дип яза җирле басма.
28-30 август көннәрендә "Казан сөлгесе" җыр-бию сәнгатенең халыкара фестивале үткәрелде. Проектның авторы - Россиянең халык артисткасы, профессор Лима Гали Кустабаева.
"Дулкын" халык ансамбле әлеге фестивальдә катнашты һәм Гран-прига лаек булды. Конкурс ике турда үтте. Шулай ук "Дулкын"лылар бию сәнгате буенча "мастер-класс"та катнашты.
Жюри, гореф-гадәтләргә таянып, халык арасында әхлакый тәрбияне пропагандалаган өчен, "Дулкын"халык ансамбленә рәхмәт белдерде.
Фестивальнең максаты һәм бурычы - бөтен дөнья халыкларының мәдәниятен саклау һәм үстерү.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз