news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саба районының бер авылында яшәүче үрнәк гаилә Президент белән очрашуда булды

2017 елда сафка баскан авыл мәчетен төзүдә дә алар гаиләсе башлап йөргән.

Саба районының бер авылында яшәүче үрнәк гаилә Президент белән очрашуда булды
Илмира Галимуллина

(Саба, 29 август, "Татар-информ", "Саба таңнары", Илмира Галимуллина). Республика көне алдыннан, Кремльдә, Татарстанның барлык шәһәр һәм районнарыннан хөрмәткә лаек гаиләләрне кабул итү күркәм традициягә әверелде. Саба районыннан Президент белән очрашуга Өч Нарат авылында яшәүче Эльмира Һәм Рәис Шакировлар гаиләсе барды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Шакировларны һәрьяктан үрнәк гаилә дип атарга була. Гаилә башлыгы Рәис – "Мөхәммәтшин З.З." крестьян-фермер хуҗалыгының алдынгы механизаторы. Иген-икмәк үстерүгә 40 елга якын хезмәт юлын багышлаган. Җәмәгате Эльмира ханым авылда – абыстай, уллары Нәфис имам-хатыйп вазифаларын башкара.

2017 елда сафка баскан авыл мәчетен төзүдә дә алар гаиләсе башлап йөргән. Бүген дә биредә укулар алып барыла, балаларга дин сабаклары укытыла.

"Яшәгән кешегә авылда да тормышлар бик әйбәт. Эшләсәң кайда да эш, шәһәрдә дә шулайдыр инде ул. 11 гектар җиребез бар, анда печән чәчәбез, икмәк үстерәбез. Техникадан ике тракторыбыз, печән чапкыч, прессларыбыз бар. Тугыз сыер, бозаулар, кош-кортлар бар. Балалар эшебездә төп булышчылар. Өчесе дә авылда калдылар, шәһәргә китәбез дип ашкынмадылар, икенче улыбыз Рәсим хуҗалыкта хезмәт куя - инженер, кызыбыз Гүзәл мәдәният йортында эшли. Тормышларыбыз бик җитеш, бик тату яшибез", – дип уртаклаша Рәис абый.

"Балалар акыллы булды, кечкенәдән хезмәт белән чыныктылар, яман гадәтләрне үз итмәделәр, төнлә дә чыгып китеп йөрмәделәр, – дип кушыла җәмәгате Эльмира ханым. – Менә иртәгә гаилә корып яши башлаганыбызга 30 ел тула. Әлхәмдүлилләһ. Бүгенге көндә бер оныгыбыз бар, тагын берсе туарга тора. Авыл җирендә яшәве рәхәт, әмма тырышып эшләргә, эшләп ашарга кирәк", – ди ул.

"Президент белән очрашуга чакырылган гаиләләр өчен тантаналы төшке аш оештырылган, «Мунча ташы» театры артистлары чыгыш ясаган. «Гаиләбез белән авыл эшенә чумган инде без, хезмәтебезне бәяләп, шундый мәртәбәле очрашуга чакырганнары өчен районыбыз җитәкчеләренә рәхмәтебез чиксез. Бик тәэсирләнеп, шатланып кайттык. Энҗе туебызга көтелмәгән бүләк булды бу", – дип шатлыкларын уртаклаштылар Шакировлар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100