Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Саба районыннан 57 егете хәрби хезмәт үтәргә китә
Россия армиясе сафларына китүче егетләр хөрмәтенә Сабада тантана үткәрелде.
(Саба, 19 октябрь, “Татар-информ”, “Саба таңнары”, Фәридә Вилданова). Быел 1 октябрьдән башланган хәрби хезмәткә көзге чакырылышта Саба районыннан 57 егет китәчәк. Хәзерге вакытта барлыгы 130 егет солдат хезмәтен үти, дип яза “Саба таңнары” газетасы.
Төбәгебездә ел саен хәрби хезмәткә китүчеләрне егет кеше өчен мөһим булган ерак сәфәргә кузгалыр алдыннан район Мәдәният йортына чакырып хөрмәт күрсәтү, хәерле юл теләп озату гадәте яши. Бу юлы да шулай булды: армия сафларына китүче егетләр өчен 18 октябрь көнне шундый тантана үткәрелде.
Хәрби хезмәткә чакыру комиссясе рәисе, башкарма комитет җитәкчесе Равил Гасыймов анда: “Бу көнне чын мәгънәсендә бәйрәм дип кабул итәргә кирәк. Физик яктан сау-сәламәт булып, илне сакларга лаеклы егетләр дип табылгансыз икән, - бу бик куанычлы. Иң мөһиме - армия сафына егетләр елдан-ел нык физик әзерлек белән, илне саклауның гражданлык бурычлары икәнлекләрен аңлап һәм теләп китәләр”, - дип билгеләп үтте.
Аның сүзләренчә, 21 октябрь көнне иң беренчеләрдән булып 15 егет Россия Кораллы Көчләре сафына алына. “Хәрби частьлар белән элемтәдә яшибез, бигрәк тә үзебезнең шефлыктагы хәрби частлар белән тыгыз багланышта эшлибез. Ватанны ярату гына җитми, аны саклау да кирәк. Моңа кадәр Саба егетләре сынатмадылар, сез дә районыбызның данын югары йөртерсез”, – диде Саба районының хәрби хезмәткә чакыру комиссясе рәисе.
Бу көздә мундир киячәк сабалылар сәхнә түренә чакырылгач, илне сакларга әзер булган пәһлевандай егетләрне күреп һәркемдә горурлык хисләре тугандыр. Газиз баласын үзеннән аерып хәрби хезмәткә озатучы, аның кайтасын зарыгып көтүче әти-әниләрнең теләге бер – ил-җирләр генә тыныч булсын да ныгып, чыныгып, исән-сау кайтсын!
Армия һәм флотка китүчеләр исеменнән Сабадан Рөстәм Ганиев чыгыш ясап, Ватанны сакларга әзер икәнлекләрен, хәрби хезмәт ветераннарының эшен лаеклы дәвам итәчәкләрен ышандырып әйтте.
Татарстан хәрби комиссариатының Саба, Теләче районнары бүлеге башлыгы урынбасары Айрат Садыйков та Россия Кораллы Көчләренең дәрәҗәсе елдан-ел ныгуын, хәрби хезмәтнең егетләр өчен зур тормыш мәктәбе булуын билгеләп үтте, барасы юлларының хәерле булуын теләде.
Быел гына солдат хезмәтеннән кайткан Лесхоз егете Данис Мингәрәевның чыгышы да булачак солдатлар өчен гаять әһәмиятле булуы белән истә калачак. «Армия тормышыннан куркырга кирәкми, киресенчә, ул сезгә үсәргә, яңа үрләр яуларга ярдәм итәчәк. Мин Ерак Көнчыгышта Чита шәһәрләрендә хезмәт итеп, кече сержанттан отделение командиры дәрәҗәсенә күтәрелдем. Моның өчен тырышлык, максатчанлык һәм ныклык кирәк. Сезгә дә уңышлар телим», - диде Данис.
Ата-аналар исеменнән чыгыш ясаган Рамил Нигъмәтҗанов та улларының - булачак солдатларның исән-имин әйләнеп кайтуларын теләп, чын ирләрчә хәер-фатиха бирде. Гомеренең 27 елын хәрби хезмәткә багышлаган ветеран буларак һәм җәмәгать оешмалары исеменнән чыгыш ясаган Альфред Габдрахманов хезмәт итүнең изге бурыч, олы дәрәҗә икәнлегенә басым ясап, хәрби җырын бүләк итте. Бәйрәм кичәсе, анда яңгыраган матур җырлар, дәртле биюләр тиздән иңнәренә хәрби кием салачак егетләр күңелендә матур бер истәлек булып яшәр, сагынганда исләренә төшеп, елмаерга мәҗбүр итәр әле.
Соңыннан хәрбиләр, егетләр Арчаның Бөек Ватан сугышында Ватанны саклап һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр китерде, истәлеккә фотосурәткә төште.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз