news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Саба районындагы Шәмәрдән лицееннан шөпшәләрне коткаручылар куган

Бөҗәкләр Ф.Кәрим урамындагы 2 нче бинаның кәрнизендә оя үргән булган.

(Казан, 10 август, «Татар-информ»). Татарстанның Саба районында коткаручылар Шәмәрдән лицееннан шөпшәләрне куган. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Шөпшә оясын Ф.Кәрим урамындагы 2 нче бинаның кәрнизендә тапканнар. Бөҗәкләр агрессив булган.

4 нче зональ эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре ояны кәрниздән алганнар һәм урманга илткәннәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot