news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саба районындагы авариядә чит ил машинасының 37 яшьлек шоферы зыян күргән

Шәмәрдән бистәсендә «Шевроле Нива» һәм «Хендэ Солярис» машиналары бәрелешкән.

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). Саба районында килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтендә чит ил машинасы шоферы зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Кичә Шәмәрдән бистәсендә «Шевроле Нива» һәм «Хендэ Солярис» машиналары бәрелешә.

Авариядә «Хендэ Солярис» автомобиленең 37 яшьлек йөртүчесе зыян күрә. Һәлакәт булган урынга килгән 4нче зона эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре, ут капмасын өчен, ике машинаның да аккумуляторын өзә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100