news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саба районында законсыз рәвештә аракы сатучы тотылган

Сабайда бер хуҗалыктан 30 литр көмешкә алынган.

(Саба, 19 октябрь, “Татар-информ”, “Саба таңнары”). Саба районында составында спирт булган продукция сату белән кәсеп итүчеләр ачыкланып тора. Моның белән көмешкә куучылар да, ялган аракы сатучылар да шөгыльләнә, дип проблемалы мәсьәләгә игътибар бирә “Саба таңнары” газетасы.

Хокук саклау, алкоголь әйләнешенә контрольлек итү органнары, ничек кенә булмасын, иртәме-соңмы әлеге сәүдә урыннарын ачыклауга ирешәләр. Мисалга, 1959 елгы Сабай авылы кешесе 11 октябрьдә контроль сатып алу вакытында, бернинди тиешле документы булмаган килеш, составында спирт булган 0,5 литрлы эчемлекне 200 сумнан аракы сорап керүчегә биреп чыгара. Фаш ителгәч, аның хуҗалыгыннан барысы 30 литр көмешкә алына. Хәзер сатылган алкоголь продукциянең кеше тормышы өчен никадәр дәрәҗәдә куркынычлы булганлыгын экспертиза ачыклаячак. Җәзага килгәндә, әгәр эчемлектә зыянлы матдәләр булуы ачыклана икән, бу очракта җинаять эше кузгату турында сүз барачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100