news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Саба районында юл-транспорт һәлакәтендә машина йөртүче каза күргән

Зыян күргән машина йөртүчене Саба үзәк район хастаханәсенә озатканнар.

(Казан, 8 февраль, «Татар-информ»). Саба районындагы юл-транспорт һәлакәтендә ике машина бәрелешкән. Һәлакәттә бер кеше зыян күргән. Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе матбугат хезмәтеннән җиткерделәр.

Кичә иртәнге сәгать 9да Тимершык – Саба юлында Тимершык авылына керү урынында юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан. 14-й модельле «Лада» һәм «Шевроле Круз» бәрелешеп, «Лада» машинасы йөртүчесе җәрәхәт алган һәм 33 яшьлек ир-ат Саба үзәк район хастаханәсенә озатылган.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot