Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Саба районында югары технологияле роботлаштырылган ферма ачылачак
Объектта 16 миллион сумлык эш башкарылган.
(Саба, 7 апрель, "Татар-информ", "Саба таңнары", Фәнил Мәүлетов). Саба районында сөт терлекчелеге тармагында чираттагы алгарыш көтелә. Килдебәк авыл җирлегендәге Туктар авылы янында 210 башка исәпләнгән югары технологияле роботлаштырылган ферма файдалануга тапшыру алдында тора. Бу турыда район газетасы сайтында хәбәр ителә.
Моңарчы күрелмәгән төзелешне алып барган “Ак таш” җәмгыяте эшчеләре хәзер финишка якынлашып киләләр дияргә була. Гомуми мәйданы 3168 квадрат метрлы торак, чыннан да, гаять үзенчәлеге белән сокландыра. “Ферма голландия технологиясе буенча төзелде. Идән җәюгә һәм стеналарны шомартуга гына да 2 мең кубометр бетон китте.
Сыерларга ятып тору өчен резина мендәрләр куелды. Аркалар Финляндиядән кайтарылган агач конструкцияләрдән эшләнде һәм аларны бер-берсенә ялгау өчен ювелир төгәллеге кирәк булды. Шулай итмәгәндә махсус җиһазларны дөрес туры китереп урнаштырып булмаячак иде.
Төзелешкә 2017 ел ахырында керешкән идек, быел майга төгәлләү алдында торабыз. Хәзер объектта көн саен 35 кеше эшли. Хезмәт барышы белән район җитәкчеләре көндәлек кызыксынып тора”,– диде “Ак таш” оешмасы мастеры Ранил Газизуллин.
Бу көннәрдә төзүчеләр һәм "Lely" компаниясе белгечләре роботлаштырылган техниканы урнаштыру, көйләү белән шөгыльләнәләр. Керү юлын, сенаж траншеясе нигезләрен бетон плитәләрдән “Саба ПМК Мелиорация” җәмгыяте бригадасы эшләгән.
Объектта 16 миллион сумлык эш башкарылган. Планлаштырылган проект куәтенә җиткәндә тәүлегенә 5 тоннага якын сөт савылырга тиеш. Робот фермасы төзелешенә яңа ныклы этәргеч республикада “Lely”ның рәсми дилеры "Агроробот" компаниясе булганнан соң бирелде..
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз