Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Саба районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Әхмәдулла Зариповка 90 яшь тулды
Хөрмәтле ветеранны юбилее белән район башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Марсель Хуҗин тәбрикләде.
(Саба, 11 март, "Татар-информ", "Саба таңнары", Фәридә Вилданова). Саба районы Лесхоз авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Әхмәдулла Зариф улы Зариповка 90 яшь тулды, дип яза районның "Саба таңнары" газетасы.
Сабабаш авылында туып үскән егет яшьтән хезмәттә көч ныгытып үсә. 14 яшендә ФЗӨ дә слесарьлыкка укый.
1943 елда эшче көчләр җитми башлау сәбәпле, Казанның 40нчы хәрби заводына эшкә җибәрәләр. «Бер җидедән икенче җидегә кадәр эшләдек. Монда күргән авырлыкларны һич онытасым юк», - дип искә ала бүген дә. 1951 елда Шәмәрдән леспромхозына слесарь булып эшкә урнаша. Шунда ук булачак тормыш иптәше белән танышып, гаилә коралар. Икесе дә леспромхозның алдынгы хезмәткәрләре булып, югары эш күрсәткечләренә ирешкәннәре өчен «Татлес» трестының Мактау китабына кертеләләр.
Хөрмәтле ветеранны юбилее белән район башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Марсель Хуҗин тәбрикләп, Президент Путинның Котлавын тапшырдылар. Шулай ук юбилярны Саба урман хуҗалыгы җитәкчесе Васил Гыйззәтуллин, Мишә авыл җирлеге башлыгы Азат Гатиятуллин тәбрикләп, Урман хуҗалыгын үстерүдә куйган хезмәтләре өчен юбилярга рәхмәт сүзләре җиткерделәр, диелә район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз