Саба районында велосипедчы машина астында калып үлгән
Бу хакта республика ЮХИДИ идарәсе хәбәр итә
(Казан, 6 апрель, “Татар-информ”). 3 апрель көнне сәгать кичке 10 нчы ярты булганда Казан – Шәмәрдән юлының 118 нче чакрымында “ВАЗ-2115” автомобиле белән идарә иткән 1965 елгы кеше юл хәрәкәте иминлеген тизлек сайламаган, нәтиҗәдә, алдыннан барган 1974 елгы велосипедчыны бәрдергән. Алдан чыгарылган нәтиҗә буенча, автомобильче юл йөрү кагыйдәләренең 10.1 пунктын бозган, велосипедчы исә – юлның уң як читеннән хәрәкәт итү таләбе турындагы 24.2 пунктын. Велосипедчы шушы урында һәлак булган, дип хәбәр итә республика ЮХИДИ идарәсе.