news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саба районында вакансияләр ярминкәсе узды

Чараның максаты – эшкә урнашырга ярдәм итү, вакансияләр турында мәгълүмат алу мөмкинлеген арттыру.

Саба районында вакансияләр ярминкәсе узды
Фәнил Мәүлетов

(Саба, 19 апрель, "Татар-информ, "Саба таңнары", Фәнил Мәүлетов). Узган җомгада хезмәт һәм халык эш белән тәэмин итү үзәге вакансияләр ярминкәсе оештырды. Эш тәкъдим итүчеләр белән очрашуда 100дән артык кеше, шулай ук Саба аграр көллияте студентлары катнашты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Чараның максаты –  эшкә урнашырга ярдәм итү, вакансияләр турында мәгълүмат алу мөмкинлеген арттыру. Үзәк җитәкчесе Данис Габдерахманов һөнәре булмаганнарны укыту мөмкинлеге турында сөйләде.

Ярминкәдә катнашкан башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын башкаручы Илнур Котдусов үзенең чыгышында әйткәнчә, Сабаның үзендә дә яңа предприятиеләр барлыкка килүе дәвам итә.

"Быел Хөкүмәтебез булышлыгында агропарк төзергә исәбебез бар һәм 50гә якын эш урыны булырга тора. Саба сәнәгать паркында да 38 гектарда бөтен структураны булдырып, быел төзеп бетерсәк, инвесторларны җәлеп итә алырбыз дип уйлыйбыз. Гомумән, киләсе 5 елда районда 500дән артык яңа эш урыны булырга тиеш", – диде ул.

Чыгыш ясауларны дәвам итеп, иминият оешмалары җитәкчеләре үзәктә исәптә торучыларны агентлар булып эшләргә чакырдылар. Клиентлар белән килешү төзү күләменә карап 100 меңгә кадәр акча эшләү мөмкинлеге булуы белән кызыктырдылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100