news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Саба районында “УАЗ” белән “КамАЗ” бәрелешү нәтиҗәсендә 1 кешенең гомере өзелгән, тагын 1се хастаханәгә озатылган

Соңгы 2 көндә Татарстандагы юлларда 17 һәлакәттә 3 кеше һәлак булган, 18е тән казасына дучар ителгән

(Казан, 3 июнь, “Татар-информ”). Кичә, ягъни 2 июнь көнне 10.30да, Өлге –Иске Юмья – Лесхоз юлының 5нче чакрымында “УАЗ” автомобиле белән идарә иткән 1989 елгы ир-егет хәрәкәт иминлеген тәэмин итәрдәй тизлек сайламый һәм, каршы як юлга чыгып, “КамАЗ” белән бәрелешә. “УАЗ” йөртүчесе җәрәхәтләрдән һәлакәт урынында ук җан бирә. “КамАЗ” йөртүчесе исә хастаханәгә озатыла.

Һәлакәтләрнең тагын берсе кичә 12.30да Яр Чаллының Яшьлек һәм Мәскәү проспектлары чатында килеп чыга. “Форд Фокус” руле артындагы 1982 елгы ир-егет тә хәрәкәт иминлеген тәэмин итәрдәй тизлек сайламый һәм юл аша әнисе белән бергәләп светофорның рөхсәт ителмәгән төсенә чыгып барган 2011 елгы ир баланы бәрдерә. Бәхеткә, үлүчеләр юк. Җәяүле хастаханәгә озатыла.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе китергән статистикага караганда, июнь аеның соңгы 2 көнендә Татарстанда кешеләргә турыдан-туры шәхси бәла-каза китергән 17 юл һәлакәте теркәлгән. Аларда 3 кешенең гомере өзелгән, тагын 18 кеше җәрәхәтләнгән, имгәнгән. Әлеге һәлакәтләрнең 9ы Казанда килеп чыккан. Нәтиҗәдә, 1 кеше һәлак булган, тагын 9 кеше тән казасына дучар ителгән.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot