Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Саба районында тугызынчы гаиләгә "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медале тапшырылды
Бу бүләк Россиянең 25 елдан артык үрнәк тормышта яшәүче гаиләләренә бирелә.
(Саба, 12 июль, "Татар-информ", "Саба таңнары", Фәридә Вилданова). Быел Саба районында тугызынчы гаиләгә "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медале тапшырылды, дип яза җирле басма.
Россиянең 25 елдан артык үрнәк тормышта яшәүче гаиләләренә бирелә торган иҗтимагый бүләгенә быел Шекше авылында яшәүче Рәмзия һәм Тәлгать Хуҗиннар лаек булып, бу көн алар өчен гаилә бәйрәменә әверелде. Мөхтәрәм парны тәбрикләргә Шекше мәдәният йортына балалары, хезмәттәшләре, туганнары, авылдашлары, җирлек җитәкчелеге килгән иде. Иң элек Хуҗиннарны муниципаль район башлыгы Рәис Миңнеханов тәбрикләп, мәртәбәле бүләк – «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале тапшырды.
«Һәр елны әлеге бәйрәм уңаеннан районыбызда яшәү үрнәкләре белән башкаларга өлге булырлык гаиләләр барлана. Быел мәртәбәле бүләккә сезнең гаилә лаек дип табылды. Әлеге медальнең дәрәҗәсе бик югары. Гаилә бөтенлеген, аның кыйммәтләрен саклап яшәү зур бәхет тә, шул ук вакытта олы җаваплылык та. Сез һәркем сокланырлык тормыш юлы үтеп, яшь буынга үрнәк булып торасыз. Районыбызда әлеге медальгә лаек булучылар күбрәк булса иде», – диде Рәис Миңнеханов тәбрикләү чыгышында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз