Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Саба районында терлекчелек комплексы, роботлы ферма, күркә үстерү һәм эшкәртү цехы төзелә
Районда агросәнәгать тармагында 2030 елга кадәрге чорда зур үзгәрешләр булачак.
(Саба, 9 сентябрь, “Татар-информ”, “Саба таңнары”, Фәнил Мәүлетов). Татарстан икътисади кризис шартларында да тотрыклылык һәм динамик үсеш үрнәге күрсәтә. Россиядәге катлаулы шартларга да карамастан, ышанычлы төстә үзенең максатына 2030 елга кадәр Татарстан Республикасы үсешенең «Татарстан – 2030» стратегиясе бурычларын үтәргә – Идел Кама ягының драйверы буларак глобаль көндәшлеккә ия төбәк сыйфатында үзенең позицияләрен ныгытырга омтыла. Әлбәттә, төбәк үсешенә икътисади зоналарда, муниципаль берәмлекләрдә, аерым тармакларда ирешелгәннәрнең гомуми нәтиҗәсе итеп карарга кирәк. “Стратегия-2030”га республика район-нарының шушы чордагы үсеше фаразлары да салынган. Шул исәптән Саба муниципаль районының да 2021 елга кадәр һәм 2030 елга кадәрге план чорына социаль-икътисадый үсеш стратегиясе проекты эшләнде һәм фикер алышу өчен район сайтында халыкка тәкъдим ителде, дип яза “Саба таңнары” газетасы.
“Территория үстерү стратегиясен эшләү зарурилыгы 2014 елның 28 июнендә кабул ителгән Федераль законда билгеләнгән. Стратегиянең төп максаты – инвестицион проектларны үстерү һәм кеше капиталын туплау нигезендә районның тулай территориаль продуктын 2030 елга 1,8 тапкыр арттыру. 2030 елга Саба югары икътисади үсешкә ирешкән район булып әверелергә тиеш. Моның өчен барлык инвестицион проектларны эшкә җигәргә, икътисадның барлык тармаклары белән нәтиҗәле идарә итәргә, кече һәм урта бизнес өчен уңай шартлар тудырырга, инвестицияләр җәлеп итәргә, халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрергә кирәк”, – ди район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – икътисад бүлеге башлыгы Марат Ишниязов.
Стратегиянең нигезенә өч мөһим юнәлеш салынган. Төп басым кеше капиталын туплауга – 21 нче гасыр икътисадының төп ресурсына ясала – бу демография, мәгариф, сәламәтлек саклау, социаль сәясәт үсеше юнәлешен билгели. Районда Юлбат, Шекше, Арташ авыл җирлекләрендә чагыштырма тотрыклы демографик вазгыять күзәтелә. Районның социаль-иктисади үсеше стратегиясе бер авыл җирлеген дә читләтеп үтми. Әлеге юнәлештә билгеләнгән бурычлар кеше капиталын туплауга турыдан-туры йогынты ясарга тиеш.
“2015 елда 17 бала дөньяга килде, шуңа кадәрге ел белән чагыштырганда, 6га күбрәк. Бу гаиләләрдә алдагы көнгә өмет белән караулары турында сөйли. Районның 2030 елга үсеше стратегиясе дә ышаныч уята. Җыенда халык аның презентациясен кызыксынып карады. Әйтик, агросәнәгать комплексының инвестицион портфеленә 2017 елда Шекшедә яшь терлекләр һәм бозаулар өчен терлекчелек комплексы төзү, 2019 елда Сәрдәдә 100 атка ферма төзү каралуы безнең җирлектә кеше капиталын туплауга сизелерлек йогынты ясарга тиеш”, – ди Шекше авыл җирлеге башлыгы Радик Хәйретдинов. Агросәнәгать комплексының инвестицион портфеленә алдагы перспективада шулай ук Чулпычта 1200 сыерны саву заллы коплекс (2020-2021 еллар), Килдебәктә һәм Явлаштауда 400 башка исәпләнгән сөт комлекслары (2018-2019 еллар), Туктарда роботлы ферма (2017 ел), Югары Симеттә күркә үстерү һәм эшкәртү цехы (2022-2023 еллар) төзү дә кергән.
Сәнәгать тармагында да 2030 елга кадәрге чорда зур үзгәрешләр көтелә. Сабадагы сәнәгать мәйданчыгында биопрепаратлар җитештерү заводы, Иштугандагы сәнәгать мәйданчыгында люпин эшкәртү заводлары төзелеше өстен-лекле инвестицион проектлар булып санала. Стратегик максат – җитештерү куәтләрен модернизацияләү нигезендә район сәнәгате үсешен яңа баскычка күтәрү.
Кыскасы, алдагы 5-10 елда тормышыбызда шактый үзгәрешләр көтелә, яшьләргә туган җирендә калып эшләргә һәм яшәргә шартлар туа, дип нәтиҗә чыгара районның “Саба таңнары” газетасы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз