Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Саба районында сугыш ветераннарына медальләр тапшырылды һәм спорт мәйданчыгы ачылды
Быел район 30 август – Республика көне уңаеннан төрле эчтәлекле чараларга бай булды.
(Саба, 6 сенябрь, "Татар-инфрорм", Саба таңнары", Фәнил Мәүлетов). Быел район 30 август – Республика көне уңаеннан төрле эчтәлекле чараларга бай булды. Өлкәннәр хөрмәтләнде, балалар әти-әниләре белән паркларда йөрде, яңа спорт корылмалары ачылды. Район башлыгы Рәис Миңнеханов Республика көнендә котлауларны сугыш ветераннарына Татарстан Хөкүмәте бүләге – «Фидакарь хезмәт өчен» медале тапшырудан башлады, дип яза җирле басма.
Башта Лесхоз бистәсендә Хәнәфи Фәлахиев яшәгән йортта булды. Суслонгер лагере газапларын күргән, 1944 елдан фронтка җибәрелгән Бөек Ватан сугышы ветераны район башлыгын орден-медальләрен тагып каршылады, илгә тыныч көннәр, җитәкчеләргә матур эшләр теләде. Аннары «Фидакарь хезмәт өчен» медале Килдебәк авылында яшәүче Муллагаян Муллахмәтовка тапшырылды. 1945 елда армиягә алынып, немец тоткыннарын саклаган, туган авылына 1951елда гына әйләнеп кайткан ветеранга хәзер 92 яшь. Һаман да көр күңелле, гел хәрәкәттә. Үзен шулай зурлаганнарына бик күңеле булды ветеранның.
Республика көне Явлаштау авылында яшәүчеләр күңелендә мини-футбол спорт мәйданчыгы ачылу белән истә калды. Әлеге корылманы "Саба Мелиорация ПМК" җәмгыяте сафка бастырды. Спорт мәйданчыгын ачу тантанасында Рәис Миңнеханов, башкарма комитет җитәкчесе Марат Ишниязов һәм башкалар катнашты. Яшел хәтфәдәй ясалма чирәм түшәлгән мәйданчыкта үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның чыгышыннан соң, район предприятиеләре, авыл җирлекләре командаларының мини-футбол буенча ярышлары башланды. Мәйдан хуҗалары турнирга багышланган Кубокны беркемгә дә бирмичә, үзендә калдырды. Икшермә футболчылары – 2нче, "Сабагаз" командасы 3нче булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз