news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саба районында “Сугыш чоры хатлары. 1941-1945 еллар” дип аталган күчмә фотокүргәзмә уза

Фотокүргәзмәне архив бүлеге хезмәткәрләре оештырды.

(Саба, 24 март, "Татар-информ", "Саба таңнары", Фәнил Мәүлетов).Татарстан Республикасы районнарында һәм шәһәрләрендә “Сугыш чоры хатлары. 1941-1945 еллар” дип аталган күчмә фотокүргәзмә үтә. Чара “Единая Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең “Тарихи хәтер” проекты кысаларында оештырылды. Күргәзмә Бөек Ватан сугышына багышланган һәйкәлләр җирлегенә якташларыбыз хатлары урнаштырылган фотолардан тора. Бу хакта район газетасы хәбәр итә.

Фотокүргәзмә 17-19 мартта Саба районында – Балалар иҗат үзәге бинасының 2нче катында эшләде. Анда һәр районнан берәр солдат хаты сугыш елларын хәтерләткән фотоэскизлар фонында бирелгән. Безнең районнын Алан-Елга авылында туган, 1941 елда фронтка алынган Кәрим Галимуллинның хатыны Нурсабахка язган хаты куелган. Фотокүргәзмәне район башлыгы Рәис Миңнеханов, башкарма комитет җитәкчесе Марат Ишниязов, гимназия укучылары, Шәмәрдән лицееның “Юнармиячеләр” хәрәкәтендә катнашучылар карады. Шулай ук кызыксынып килүче райондашларыбыз да бик күп булды. Район ветераннар советы рәисе Расих Сабиров өлкәннәр белән экскурсия оештырды. Фотокүргәзмәне бездән Әтнә районы кабул итеп алды. Проектны Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты җәмәгать советы җитәкчелегендә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендәге “Единая Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең җирле бүлекләре тормышка ашыра. Фотокүргәзмәне архив бүлеге хезмәткәрләре оештырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100