news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саба районында "Saba Balahoner" һөнәрләр шәһәре проекты эшли башлады

Проект нигезендә райондагы оешма-предприятиеләр базаларында һөнәргә өйрәтү буенча аерым бүлмәләр булдырылды.

Саба районында "Saba Balahoner" һөнәрләр шәһәре проекты эшли башлады
saby-rt.ru

(Саба, 2 апрель, "Татар-информ", "Саба таңнары", Фәридә Вилданова). Саба районында "2019-2024 елларга балаларга һөнәри юнәлеш бирү буенча "Saba Balahoner" һөнәрләр шәһәре" максатчан программасы булдырылып, 27 мартта әлеге проект үз эшен башлап җибәрде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Проект нигезендә райондагы оешма-предприятиеләр базаларында һөнәргә өйрәтү буенча аерым бүлмәләр булдырылды. Аларда 5-12 яшькәчә булган балалар үзләрен төрле өлкәләрдә сынап карый алачак. Шул ук вакытта балаларны мөстәкыйль тормышка әзерләү, кечкенәдән акча белән эш итәргә өйрәтү, күрсәтелгән хезмәткә түләүне күздә тотып, "барс" дип аталган махсус купюралар да булдырылды.

Әлеге проектны тормышка ашыруда Балалар иҗат үзәге директоры Венера Хәбибрахманова җитәкчелегендәге коллектив актив эшчәнлек алып барды. Иң беренчеләрдән булып "Кыңгырау" балалар бакчасының зурлар төркеме кулларына паспортлар һәм банктан махсус купюралар алып күптөрле оешмалар һәм предприятиеләре эшчәнлеге белән таныштылар.

Балалар "Саба дулкыннары"нда телевизион тапшыру эшләп карап, бу эшнең никадәр мавыктыргыч булуына төшенделәр. Саба күптармаклы җитештерү предприятиесендә табигатьне саклау мәсьәләләре белән танышып, тиз арада көнкүреш калдыкларын аерып, махсус әрҗәләргә салдылар.

Ветеринария берләшмәсендә балалар хуҗасы кәефсезләнгәненә борчылып алып килгән нәни песи баласын "дәваладылар". Авыруның сәбәбен ачыклар өчен табибә апалары белән бергәләп песинең колак эчен карадылар, кемдер сулышын тыңлады, икенчесе тән температурасын үлчәде. Салкын тигән дигән диагноз куелганнан соң, авыруга каршы укол кадап, күзенә дару салдылар.

Алга таба да графиклар нигезендә балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр төркемнәргә бүленеп, районда һәр оешма-предприятие эшчәнлеге белән танышып чыгачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100