Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Саба районында Паралимпия уеннары чемпионы Рушан Миңнегулов призына ярышлар үткәреләчәк
Заявканы 6 мартка кадәр яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге сайтына җибәрмәүчеләр ярышка кертелмәячәк.
(Саба, 3 март, "Татар-информ", "Саба таңнары"). 8 мартта Лесхоз бистәсендә Саба районы Башкарма комитеты һәм “Бердәм ил” фонды булышлыгында атказанган спорт мастеры, Сочи паралимпия уеннарының ике тапкыр чемпионы Рушан Миңнегулов призына “Сәламәтлек чаңгысы юлы” бәйрәме үткәреләчәк, дип яза районның "Саба таңнары" газетасы.
Ярышлар 11- 51 яшьлек чаңгычылар катнашында 14 категориядә оештырылачак. Ярышларда катнашучылар саны чикләнгән.
Нигезләмәдә язылганча, заявканы 6 мартка кадәр яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге сайтына җибәрмәүчеләр ярышка кертелмәячәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз