news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саба районында Нәүрүз бәйрәменә килүчеләр егермегә якын уен төрендә катнашты

Нәүрүзбикә уңышлар мул, еллар имин буласына вәгъдәләр биреп, бәйрәмгә җыелган халыкка кәрзин-кәрзин йомыркалар өләште.

Саба районында Нәүрүз бәйрәменә килүчеләр егермегә якын уен төрендә катнашты
Фәридә Вилданова

(Саба, 20 март, "Татар-информ", "Саба таңнары", Фәридә Вилданова). Узган ял көнендә дә Сабада яшәүчеләр иртәдән яз гүзәле Нәүрүзбикәне каршы алырга район мәдәният йорты каршына җыелдылар. Бәйрәмдә егермегә якын уен төре тәкъдим ителде. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Нәүрүз бәйрәме белән муниципаль район башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов тәбрикләп, мөселман дөньясында киң таралган әлеге бәйрәмнең яз җитүен белдертүен, язгы кыр эшләренә дә озак калмавы, игеннәр мул булып, һәркемгә тыныч, имин тормыш теләде.

"Гөлбакча" ретро җыр ансамбле бәйрәм уңаеннан матур чыгышларын бүләк итеп, ансамбльнең юбилярлары да тәбрикләнде. Казаннарда боткалар пеште, коймаклар чыжлады, самавырда чәй кайнады.

Сабалыларның зарыгып көткәнен чамалаган Нәүрүзбикә үзе дә озак көттермәде, тизрәк мәйданга ашыкты. Уңышлар мул, еллар имин буласына вәгъдәләр биреп, бәйрәмгә җыелган халыкка кәрзин-кәрзин йомыркалар өләште. Бәйрәм җыр-моңга үрелеп, спорт уеннары белән дәвам итте.

Уеннарның җаның теләгән төрендә үзеңне сынап карарга мөмкин иде. Нәниләр кайчы белән бүләк кисеп шатланыштылар, әти-әниләр гер күтәрделәр, чүлмәк ваттылар,аркан тартыштылар, кул көрәштерделәр.

Мәсәлән, "ПМК-159" җәмгыяте оештырган гер күтәрү ярышында ир-атлар арасында 24 килограммлы герне 67 тапкыр күтәреп Сабадан Фоат Фәлахов беренчелекне яулады, хатын-кызлар арасында Наилә Хәйбриева 20 тапкыр күтәреп, үзен иң көчлеләрдән итеп танытты. Наилә шулай ук "Евроакцент" җәмгыяте оештырган кул көрәшендә дә 2 урын яулады. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100