news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саба районында медицина персоналын һәм кешеләрне ашыгыч эвакуацияләделәр

Әлеге чара "Экстремизмга –юк!" айлыгы барышында гражданнарны эвакуацияләү буенча өйрәнүләр буларак уздырылды.

Саба районында медицина персоналын һәм кешеләрне ашыгыч эвакуацияләделәр
saby-rt.ru/

(Саба, 22 сентябрь, "Татар-информ", "Саба таңнары", Фәнил Мәүлетов). Узган җомгада Саба районы үзәк хастаханәсе поликлиникасында 13 сәгать 30 минутлар тирәсендә ыгы-зыгы кубып алды. Хастаханәдә шикле пакет булуы турында хәбәр таралды. Биредән медицина персоналын һәм анда булган кешеләрне ашыгыч эвакуацияләделәр. Бу турыда район басмасы яза.

Педиатр-табиб Радик Мусинның балаларны кабул итү бүлеге коридорында шикле кара пакет күреп алуы турында хәбәр ителде. Ул бу хакта шунда ук хастаханәнең гражданнар оборонасы медицина хезмәтенә хәбәр итә.

Тиз арада бинадан кешеләрне имин урынга чыгару чаралары күрелә. Ул да булмый, сигнал алынган объектка янгын сүндерүчеләр, Эчке эшләр министрлыгының Саба бүлеге, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының район бүлекчәсе хезмәткәрләре, газ хезмәте машинасы килеп җитте. Алар оператив төстә үзләренә йөкләнгән бурычны үтәүгә керештеләр.

Бомба турындагы шик чын булмады. Әлеге чара "Экстремизмга –юк!" айлыгы барышында гражданнарны эвакуацияләү буенча өйрәнүләр буларак уздырылды.

"Медицина учреждениеләрендә террорчылык актлары ихтималы очракларына әзерлекне камилләштерү максаты белән гамәли-тактик өйрәнүләр системалы үткәрелә. Персонал гадәттән тыш хәлләрдә үзләрен ничек тота, инструкцияләр ничек үтәлә – шулар тикшерелде. Өйрәнүләр барышында, авыруларны исәпкә алып, 6 минут эчендә 150гә якын кеше эвакуацияләнде. Вакытка сыешу хезмәткәрләрнең оешканлыгын һәм мондый гадәттән тыш очракларга яхшы әзерлеген күрсәтте", – ди Саба үзәк хастаханәсе гражданнар оборонасы медицина хезмәте штабы начальнигы Айгөл Шакирҗанова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100