Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Саба районында махсус комиссия урып-җыю сыйфатын тикшерде
Комбайнчылар ашлыкны мөмкин кадәр әрәм итмәс өчен техникаларын янә көйләделәр.
(Саба, 18 август, "Татар-информ", "Саба таңнары", Фәнил Мәүлетов). Саба районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе каршында төзелгән сыйфат комиссиясе кырларга рейдка чыкты, дип яза җирле басма.
"Нырты" предприятиесенең Арташ бригадасындагы 160 гектарлы басуда борчак соң чәчелгән. Шуңа күрә кузаклы культураны суктырырга керешкәннәр генә иде әле. Илнур Зыятдинов йөрткән "Дон-1500Б"ның җыйгычы теземнәрне тулысынча алып бетермәгәнлеге ачыкланды. Нәтиҗәдә сыйфат аксый, сугылмый калган борчак урыны-урыны белән 15 процентка кадәр җитә. Артыграк та булмаса әле. Игенчегә югалту булмасын өчен җыйгычны тагын да төшерергә тәкъдим ителде. Пенсиягә чыккач та ике ел ял иткәннән соң кабат комбайнга утырган Николай Попонин техникасын әнә шулай көйләгән дә. Җыйгыч теземне камыл төбеннән үк ялмап ала, комбайн артыннан кибәк кенә кала. Яшьләргә менә кемнәрне үрнәк итеп куярга кирәк. Сүз дә юк, абыйлы-энеле Зыятдиновлар да алларына максат куйган механизаторлар. "Әзрәк акча эшләп булмасмы дип комбайннарны җыябыз, сабалар килеп алып бетерәләр",– дип зарын белдерде Илнур. Әмма агроном Инсаф Мөхәрләмов әйтүенчә, ашлык әле барысына җитәчәк. Сабалар дигәнен, ягъни "Саба" җәмгыятенең 4 "Нью Холланд" комбайнын 110 гектарлы басуында очраттык. Биредә арпаны терлекләргә сыттырып ашату өчен турыга суктыралар иде. Комиссия фикеренчә, күпьеллыклар мәйданын гербицид белән эшкәртеп булмаганлыктан, басу чүпле, органика керткәннән соң башта берьеллык культура үстерергә кирәк булган. Әмма күпьеллык үлән – донник, аның артыннан арпа чәчкәннәр. Чүпле басу сыйфатка суга, шактый бөртек бункерга барып җитмичә җиргә коела. Комиссия рәисе Раиф Шиһабиев тәкъдиме белән комбайнчылар "Нью Холланд"ның вентилятор әйләнешен бераз киметкәннән соң салам арасына төшкән арпа бөртекләре күпкә азайды. Шулай ук әле өске-аскы иләкләрне көйләп тә югалтуны киметергә мөмкинлек барлыгы әйтелде.
Чираттагы тукталыш – "Мөхәммәтшин" крестьян-фермер хуҗалыгында иген язмышы ике комбайнчы – Рәис Шакиров һәм Айрат Хәмитов кулында. Алар белән 40 гектарлы арпа басуында сөйләшеп алдык. "Былтыр икесенә 35 мең центнер ашлык суктырганнар иде. Быел 26 мең тирәсе булыр дип көтәбез. Арпа чиерәк булса да, вакытны кулдан ычкындырмыйбыз, киптерү агрегатлары көчле безнең",– диде хуҗалык җитәкчесе Зөфәр Мөхәммәтшин. Аның тарафыннан сыйфатка югары таләп куелганлыгын комбайнчылар яхшы белә һәм эшкә хилафлык итми. Үзе әйтмешли, мәктәпне тәмамлаганнан бирле техника иярләүче 38 ел стажлы механизатор Рәис Шакировка ул көнне 55 яше тулган иде. Туган көне белән котлап, комиссия әгъзасы – АПК хезмәткәрләре профсоюзының район комитеты рәисе Гөлназ Нигъмәтҗанова аңа истәлекле бүләк тапшырды. Хезмәт урынында хөрмәтләнүенә Рәис ихластан сөенүен яшермәде, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз