news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Саба районында мөселманнар Сабан туе мәйданында намаз укыдылар

Ул көнне мәйданда чүлмәк тә ваттылар, көянтә белән су да ташыдылар, аркан да тарттылар, бәбиләрне дә үрмәләттеләр.

(Саба, 15 август, "Татар-информ", "Саба таңнары", Ильмира Галимуллина). Ял көнне Саба районында 11нче тапкыр Мөселман Сабан туе үткәрелде. Ул, гадәттәгечә, Лесхоз бистәсенең иң ямьле урынында - куе агачлык белән әйләндереп алынган яшел хәтфәле иркен мәйданчыгында узды. Читтә сәүдә рәтләре гөрләде, хәләл иттән пылау, шашлык пеште, балалар өчен төрле аттракционнар эшләде, дип яза җирле басма.

Бәйрәм бу юлы да дәрәҗәле кунакларны кабул итте. Татарстан Республикасы баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Бөтендөнья Татар конгрессының Казан бүлекчәсе җитәкчесе Фәрит Мифтахов, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин һәм районыбыз башлыгы Рәис Миңнеханов бәйрәмгә килүчеләрне сәламләп изге теләкләрен җиткерделәр.

«Бу Сабантуй безгә бер-беребезне таныр, күрешер өчен бик зур чара. Пәйгамбәребез сәлаллаһу галәйһи вәссәлам дә «Кардәшләр, үзара аралашыгыз, йөзегез нурлы, калебегез чиста, ризыгыгыз киң булыр, арагызда мәхәббәт артыр» дигән. Аллаһ илчесе үзе дә көрәшкән, балаларны ярыштырган. Шуңа күрә бу бәйрәмдә катнашу да, бүләк алу да Пәйгамбәребез сөннәте булып тора, аннан курыкмаска кирәк»,- диде Җәлил хәзрәт. Бәйрәмгә килүчеләр шул мәлләрдә тагын бер күңелле мизгелләрнең шаһиты булдылар: мәйданга районыбыз мәчетләрендә озак еллар дин сабаклары укытучы утызлап мөгаллимә чакырып тәбрикләнде. Район мөхтәсибе Айнур хәзрәт Әхмәтов мөхтәрәм затларга Рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр тапшырды. Ярыш-бәйгеләр башланып киткәч тә, оештыручылар мөгаллимә апаларыбызны мәйданнан чыгарырга ашыкмадылар. Алар өчен мәкаль-әйтемнәр, хәдисләр әйтешүдә заманча итеп әйтсәк-«батл»-конкурс оештырылды. Нинди генә канатлы сүзләр, мәгънәле хәдисләр яңгырамады. Ә гомумән алганда, спорт ярышлары һәм милли уеннар ир-атлар, хатын-кызлар һәм балалар өчен өч урында дәвам итте.

Бәйрәмгә Теләче районы Олы Мәтәскә авылыннан килгән Рауза әби Абашева да «Искитмәле бәйрәм икән бу, кодагый чакыргач, ничекләр килдем, безнең кебек өлкәннәрнең дә күңелләрен күрә беләләр»,- дип хисләре белән уртаклашты йон егерләү бәйгесендә бүләк откач. Җиңүчеләр пьедесталына сабалылар белән бергә ул көнне Кукмара, Балтач, Мамадыш, Алексеевск районыннан килгән дин кардәшләребез дә күтәрелде. Бүләкләр дә бик мулдан хәстәрләнгән иде. Өйлә намазы вакыты җиткәч, мәйдан уртасында җәмәгать белән намаз укылды, ил-көннәребезгә иминлек, тормышларыбызга бәрәкәт сорап, догага йөзләгән куллар күтәрелде.

Ул көнне мәйданда чүлмәк тә ваттылар, көянтә белән су да ташыдылар, аркан да тарттылар, бәбиләрне дә үрмәләттеләр. Мөселман гаиләләре өчен әзерләнгән парлы уеннар да бәйрәмгә матур бизәк өстәде, әтиләр үзләрен бәби төрү кебек «четерекле» хезмәттә дә сынап карадылар.Ә ярышларның иң кызу өлеше көрәш келәмендә барды. Кече яшьтәгеләрдән алып, олы агалар да бил алышты ул көнне. Ә көрәшнең абсолют батырлары булып Олыяздан Ильяс Хуҗәхмәтов һәм балалар арасында Рамил Гатауллин (Саба) танылдылар. Мөселман Сабантуе кичкә кадәр дәвам итте. Зөлхиҗҗә аеның беренче көнен мөселман кардәшләребез әнә шулай изге чарада берләшеп каршы алдылар, диелгән район хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot