news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Саба районында котыру чире буенча карантин бетерелде

Тиешле Указны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалады.

(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанның Саба районындагы Иске Икшермә авылында терлекләрнең котыру чире буенча билгеләнгән карантин тыюлар бетерелде. Тиешле Указга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйды, дип хәбәр итә Россия Авыл хуҗалыгы буенча күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе.

Карантин терлекләрдә котыру чире ачыкланган соңгы очрактан соң ике ай узгач, һәм эпизоотик һәм профилактик чаралар үткәрелгәч бетерелә.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot