Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Саба районында картинг ярышлары ачылды
Брифингта картингчыар төрле очракларны карады.
(Саба, 12 май, «Татар-информ», «Саба таңнары»). 11 майда Байлар Сабасының “Аргамак” картодромында картинг ярышларының ачылыш тантанасы узды.
«Аргамак» картодромында 13нче шәхси Татарстан Республикасы Чемпионаты «KZ2» төрләрендә, «Ротакс Макс» – 2нче этабы; 13нче шәхси Татарстан Республикасы Беренчелеге «Мини», «Супер-Мини» төрләрендә, «Ротакс Макс-Юниор» да - 2нче этабы; Татарстан Республикасы Академиясе «Микро» 2нче этабы үткәрелде.
Республика ачык ярышлары: Казан шәһәренең 34нче ачык чемпионаты «Стриж», «Пилот», «Минск-125» төрләрендә; Татарстан Республикасы Кубогы 20нче ярышлары «Восход» – 1-нче этабынын ачу тантанасы узды.
Чарада Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов, ярышның җитәкчесе, СССРның спорт мастеры Евгений Шафранов, Татарстан Республикасы машина һәм мотоузыш федерациясенен техник җитәкчесе Резедә Мортазина, Саба районы буенча ЮХИДИ начальнигы урынбасары Илнур Насибуллин, Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге башлыгы Ирек Гарипов катнашты.
Ачылу чарасыннан соң барлык ярышта катнашучылар өчен Евгений Шафранов брифинг уздырды. Монда картингчылар төрле очракларны карады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз