Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Саба районында күпьеллык печәнне чабу эшләре төгәлләнә
Бигәнәй фермасында 5 савымчы тырышлыгы нәтиҗәсендә һәр сыердан уртача 23 литр сөт савыла.
(Саба, 30 июнь, "Татар-информ", "Саба таңнары", Фәнил Мәүлетов). Саба районы хуҗалыклары терлек азыгы әзерләүнең беренче этабы – күпьеллыкларны чабуны соңгы гектарларда алып бара. “Саба” җәмгыятенең Сатыш бригадасында бу эшне беренчеләрдән төгәлләде. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
“Барысы 3927 тонна сенаж салынды. Былтыр 3500 тонна иде. Терлекләргә вакытында сыйфатлы азык әзерләнде”,– диде бригада зоотехнигы Васил Миңнебаев.
Күпьеллыкларның беренче каты өлгерүе малларны ашатуда да чагылыш тапкан. Рационның 10 процентын яшел масса тәшкил итә. Хәзер хуҗалык белгечләре сыерларны җәйләүдә йөртмәгәч, җәйге чорда сөт арта дигән фикердән ерак тора.
Саба республикада сөт җитештерү буенча бишенче урынны били. “Алда баручы районнар көнгә 200 тоннадан артык сөт сава. Бездә әлеге күрсәткеч 174,9 тонна тәшкил итә. Кукмара, Әтнә районнарын куып җитәргә күп тырышырга кирәк. Аларда коллективлар бердәмрәк, эшкә җаваплырак караш читтән дә сизелә”,– диде авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге консультанты Илшат Нурмиев.
Бигәнәй фермасында 5 савымчы тырышлыгы нәтиҗәсендә һәр сыердан уртача 23 литр сөт савыла. Яртыеллык эш күрсәткечләре буенча алдынгылар исемлегенә 6 айда барысы 2040,7 центнер продукция җитештергән Разыя Мусинаны керткәннәр. Сатышта иң югары күрсәткечкә 8 сыер савучы арасында Илсөяр Хәсәнова ирешкән. Ул үзенә беркетелгән 42 сыерның уртача продуктлылыгын 4654 килограммга җиткергән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз