Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Саба районында күп балалы гаиләләргә планшет бүләк иттеләр
Бүләкләр Татарстан Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе «Игелек кыл» хәйрия акциясе кысаларында тапшырылды.
(Саба, 19 сентябрь, «Татар-информ», «Саба таңнары», Фәридә Вилданова). 15 сентябрьдә Татарстан Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе «Игелек кыл» («Твори добро») хәйрия акциясенең өченче этабы кысаларында республиканың 55 күп балалы үрнәк гаиләсенә планшет тапшырылды. Алар арасында Саба районыннан да ике гаилә бар. Бу турыда раойн басмасы хәбәр итә.
Саба районының Килдебәк авылыннан Хәлимовлар, Иләбәрдән Нургалиевлар лаек булды. Район хакимиятенең актлар залында видеорежимда узган конференцияне «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Ларионова алып барды.
Район башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Марат Кәримов видеоконференциядә катнашкан биш бала тәрбияләүче укытучылар Гөлия һәм Идеал Хәлимовлар гаиләсенә район башлыгы исеменнән мәгариф өлкәсендә куйган хезмәтләре өчен зур рәхмәт сүзләре белдереп, планшет, балаларга махсус бүләкләрне дә тапшырды.
Район мәгариф идарәсе начальнигының тәрбия эшләре буенча урынбасары Гөлнар Шәфыйкова да Хәлимовларга гаиләдә дә, хезмәттә дә шулай үрнәк булып яшәүләрен теләде. Гаилә башлыгы Идеал Гаптелхәмит улы — Сабабаш төп мәктәбе директоры, Гөлия Фәнис кызы — Килдебәктә башлангыч сыйныфлар укытучысы. Әлегә декрет ялында, 1 яшьлек Ильханны тәрбияли. Илдан VII, Ильяс — IV сыйныфта укый, Талиягә — 6, Илзатка — 4 яшь.
«Балаларыбыз — язмыш бүләкләре. Өч балам булса иде, дип хыялландым. Аллага шөкер, өч урынына бишәү булдылар. Дүрт улыбыз, бер кызыбыз бар. Һәр бала үз бәхете белән туа. Күп бала алып кайтырга курыкмасыннар. Күпбалалы, аз керемле гаиләләргә хөкүмәтебезнең төрле субсидияләре каралган. Быел бигрәк тә дәүләт ярдәмен күп тойдык. „Мәрхәмәт“ берләшмәсенең планшетына да бик сөендек. Бик зур рәхмәт», — ди Гөлия Хәлимова.
Нургалиевлар чарада катнаша алмау сәбәпле, планшетлар өйләренә илтеп тапшырылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз