Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Саба районында җитлекми туган балаларга 1 меңнән артык кием-уенчыклар бәйләгәннәр
«Хәят» коммерцияле булмаган оешмасы бәйләнгән эшләнмәләрне Казан белән Саранск шәһәрләренең «28 күзәнәк» клубларына тапшырган.
(Казан, 8 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Саба районы волонтерлары «Торопыжкам с любовью» проектында катнашкан. Җитлекмичә, вакытыннан иртә туган балаларга йон һәм мамык тукымалардан кием һәм уенчыклар бәйләүне «Хәят» коммерцияле булмаган оешмасы тәкъдим иткән.
Бәйләнгән эшләнмәләр Мордовия һәм Казанның «28 күзәнәк» клубларына — Мордовиягә 124, Казанга 966 эшләнмә күләмендә тапшырылган. Ә ул клублар белән, үз чиратында, бала тудыру йортлары элемтәгә чыгып, үзләренә кирәк кадәр комплектларны сорап алачак.
«Хәят» оешмасы җитәкчесе Гөлнара Фәтхерахманова сүзләренчә, 600 кеше ярдәме белән 200 мең сумга җеп сатып алынган булган. «Мондый кием бары тик билгеле стандарт буенча бәйләнә, бөтен җептән дә бәйләргә ярамый, дөрес эшкәртелгән 100 процент йон гына кулланыла», — дип сөйләде «Татар-информ» хәбәрчесенә Гөлнара Фәтхерахманова.
Җитлекми туган балалар өчен комплектка жилет, башлык, носки, кечкенә генә плед һәм махсус «осьминожка» уенчыгы (капшавычлы сигезаяк) керә. Анысы 100 процент мамык тукымадан эшләнгән булырга тиеш.
«Кувезда яткан балага әллә ничә җирдән чыбыклар тоташтырылган була, сабый шуларны тарткаламасын өчен, кулына шушы уенчык капшавычларын тоттыралар. Ә кулы белән тарткалап тору аңа инде әни карынында ук сеңгән була, шушы капшавычлар әнисенең кендек бавын хәтерләтә. Уенчыкны башта әнисенең күкрәгенә куеп торып, әнисенең исен сеңдергәч, бала үзен тынычрак хис итә», — дип аңлатты Гөлнара Фәтхерахманова.
Гөлнара ханым сөйләвенчә, бу акция кешенең күңелен чистарту алымы да. «Бер белми торган кешегә ярдәм итсәң, күңелгә рәхәт була», — ди ул. Тулы репортаж «Интертат» сайтында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз