news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Саба районында җирле үзидарәләрнең ашыгыч мәсьәләләре хакында сөйләштеләр

Муниципалитетлар башлыгын беренче чиратта Саба күптармаклы җитештерү предприятиесендә биокалдыклар җыюның оештырылуы кызыксындырды.

 (Саба, 9 июнь, "Татар-информ", "Саба таңнары", Фәнил Мәүлетов). Саба районы коммуналь хуҗалык өлкәсендә яңалыклар кертүдә республикада соңгы елларда пионер булып танылды. Байтак кына сынау  проектлары уңышлы гамәлгә ашырыла. Сабага  эш визиты белән килгән "Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы" ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин да район белән танышуын коммуналь тармактан башлады, дип яза җирле басма.

Муниципалитетлар башлыгын беренче чиратта Саба күптармаклы җитештерү предприятиесендә биокалдыклар җыюның оештырылуы кызыксындырды. Бу эшкә районда 2014 елның октябрендә старт бирелгән иде. "Үлгән терлекләрне алып кайту өчен махсус машина көндәлек гариза нигезендә йөреп тора. Гариза бирүченең исем-фамилиясе аерым журналга теркәлеп, учеты алып барыла, халыкка бу хезмәт түләүсез күрсәтелә, өзеклекләр юк. 2017 елда 4879 үлгән терлек җыйналды, быел да күп. Биокалдыкларны Алабугадан ике атнага бер алып китәләр",– дип сөйләде предприятие директоры Илнур Хәбибуллин әлеге юнәлештәге эшчәнлек турында.

Әгъзам Гобәйдуллинны территорияләрне биотермик чокырлардан арындыру максатын күздә тоткан экологик проектны барлык муниципалетитларда гамәлгә кертү мөмкинлекләре, аны финанслау механизмнары кызыксындырды. Саба районының биокалдыклар җыйнауда старт мәйданчыгына әверелүе, әлбәттә, Рәис Миңнехановның алдан күреп кайгыртучанлыгы нәтиҗәсе. "Хәзер иң авыры шул – Алабуга "Сария Био-Индастрис" заводы чималны ташып өлгерә алмый. Завод барлыкка килгәч тә ташу күләме аз иде. Без шул вакытта килешү төзеп калдык. Завод зур терлек комплекслары, ит комбинатлары белән эшли, вак малга сорау аз",– дип мәсьәләгә ачыклык кертте район башлыгы. "Саба үрнәген башка муниципаль берәмлекләргә күчерү өчен глобаль проблемаларны хәл итәргә кирәк булачак",– дип нәтиҗә ясады ассоциация рәисе.

Аннары Әгъзам Гобәйдуллин Тимершык авыл җирлегендә бер бинада эшләүче башкарма комитет, клуб, китапханә хезмәткәрләре, көрәш түгәрәге залында шөгыльләнүче үсмерләр белән сөйләште. Шулай ук "Аренда торагы" программасы буенча төзелгән өйдә яшәүче зоотехник Флорид Дәүләтҗанов, үзенә торак һәм эш урыны буларак бирелгән йорт каршында Россия полициясенең 300 еллыгы уңаеннан (5 июньдә билгеләп үтелде – авт.) элек авыл милициясенең төп транспорты булган "Урал" мотоциклын пьедесталга куйган участок вәкаләтлесе Марат Гатин белән әңгәмә корды. Биредә үк Әгъзам Гобәйдуллин район башлыгы белән авыл Советларының коммуналь хуҗалыкларын булдыру мәсьәләсе турында фикер алышты.

Җирле үзидарәләрнең ашыгыч мәсьәләләре хакында сөйләшү авыл җирлекләре башлыклары, бүлек, социаль өлкә җитәкчеләре катнашында үткән киңәшмәдә дәвам итте. Муниципаль берәмлекләр Советына булган тәкъдимнәр район башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов чыгышында җиткерелде. "Республиканың мөмкинлеге бар. Президентыбызның бу хакта сүзе булган. Сыер асраучыларга субсидия бирү дәвам итәргә тиеш. Әгәр халык малын бетерә башласа, аны кабат терлек асрарга өйрәтеп булмаячак",–диде Әгъзам Самат улы сөткә бәя төшү шартларында шәхси хуҗалыкларны яклауга кагылышлы сорауга җавап биреп. Халыкны борчыган тагын бер мәсьәлә – иясез этләрне аулауга да авыл җирлекләренә акчаның көздән яңа методика нигезендә бүленәчәген әйтте. Әгъзам Гобәйдуллин авыл җирлеге башлыкларын зиратлар алып торган җир кишәрлекләрен (районда алар 82) кадастр исәбенә куюны, каберләрнең картасын булдыруны активлаштырырга чакырды.

Алга таба Әгъзам Самат улы үзара салым процедураларына кагылышлы яңалыклар белән таныштырды. "Үзара салым турындагы карар хәзер аерым очракларда гражданнар җыеннарында да кабул ителә ала. Моның өчен җирлекләр уставларына тиешле үзгәрешләр генә кертергә кирәк", – дип башлыкларга мөрәҗәгать итте Әгъзам Гобәйдуллин. Соңыннан җирле үзидарә җитәкчеләре сорауларына җаваплар бирде.

news_right_1
news_right_2
news_bot