news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саба районында җилләткечләр җитештереләчәк

Әлеге проектны Казахстанннан килгән инвесторлар – BhB system компаниясе гамәлгә ашыра.

Саба районында җилләткечләр җитештереләчәк
Фәнил Мәүлетов

(Саба, 23 май, "Татар-информ", "Саба таңнары", Фәнил Мәүлетов). Саба районы Шәмәрдән авылында җилләткеч (вентиляция) һәм климатик системалар җитештерү цехы ачылды. Әлеге проектны Казахстанннан килгән инвесторлар – BhB system компаниясе гамәлгә ашыра. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Компаниянең генераль директоры Нургали Буксиков сүзләренә караганда, Шәмәрдәндә сәнәгать өчен биналарны төтеннән арындыру һәм һава алыштыру вентиляторлары эшләнәчәк. Цехта район башлыгы Рәис Миңнеханов, Казахстаннан килгән кунаклар катнашында әлеге продукциянең беренче үрнәкләре белән танышу булды.

“Без җитештерүне башта Мәскәүдә ачарга уйлаган идек. Әмма узган ел безнең заводка эшлекле визит белән Казан делегациясе составында тәҗрибә алмашырга килгән Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов  белән танышканнан соң, Татарстанны сайладык.

Шартлар уңайлырак тоелды, татарлар белән менталитетыбыз да якынрак. Һәр мәсьәләдә булышлык һәм кызыксыну тойдык һәм менә эшкә керешергә ниятлибез. Башта хезмәтне оештырып җибәрүдә махсус белгечләргә мөрәҗәгать итсәк, җитештерүчеләр җирле халык булачак”,– диде Нургали Буксиков.

Цех өчен Шәмәрдәндә моңарчы буш торган сәнәгать мәйданчыгы үзгәртеп корылган. 

Яңа төр продукциянең әһәмиятен эшчеләр дә аңлап өлгергән. “Кеше гомереннән дә зуррак байлык юк. Янгын вакытында үлү очраклары күбрәк төтенгә тончыгудан була. Без ясый торган вентиляторлар янгын очрагында автомат рәвештә кушылып, бинадагы начар һаваны суырып, кешенең гомерен саклап калачак”,– ди Рамил Байгузин.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100