Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Саба районында иң зур кабак үстерүче ачыкланды
«Шоколад» балалар бакчасы 47 килограммлы кабак белән беренче урынны алды.
(Саба, 17 сентябрь, «Татар-информ», «Саба таңнары», Илмира Галимуллина). Саба районында узган бәйрәмдә елдагыча иң зур кабак үстерүчене ачыкладылар. «Саба дулкыннары» телерадиокомпаниясе коллективы менә 17 ел Кабак бәйрәме уздырып, аның иң тәмле, иң сусыл, иң файдалы ризык икәнен район халкына гына түгел, инде бөтен республикага танытты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
«Безнең бәлештән авыз итеп карагыз әле», «Мондый тәмле кабак согын эчкәнегез юктыр», «Кабак бөккәненнән сыйланыгыз» дип, һәркем үз табыны янына дәште, сыйланырга кыстады. Кабактан 50 төрле ризык әзерләп була дип исәпләп чыгарган бер танылган аш-су остасы.
Бәйрәмне оештыручылар кабакларны үлчәп, килосын язып, алдан ук әнә шул иң мәртәбәле урынга тезеп кую хәстәрен күргән. «ТРК Саба дулкыннары» директоры Әлфия Мөбарәкова җитәкчелегендәге комиссия һәр рәт буенча йөреп, күргәзмәлекләргә тиешле бәя бирергә тырышты. Соңыннан җиңүчеләрнең барысы да сәхнәгә чакырылып хөрмәтләнде.
Иң зур кабак «Шоколад» балалар бакчасыныкы булып чыкты. 47 килолы хәзинәне бәйрәмгә машина арбасына салып Искәндәр Сәйфетдинов алып килгән. Үзе үстергәне берничә граммга гына калышып, икенче урынны яулады. 3нче урынга Арчадан Габделнур Заһидуллин алып килгән кабак лаек булды.
Җиңүчеләр арасында «Кабактан ясалган иң матур композиция» номинациясендә Саба мәдәният бүлеге, Сәләтле балалар мәктәбе, «Шоколад» балалар бакчасы коллективы тәбрикләнде. Кабактан иң тәмле бәлешне «Шатлык» балалар бакчасы әзерләсә, иң тәмле ризыкны «Әллүки»ләр алып килгән булып чыкты. Агитбригадалар буенча «Кыңгырау» балалар бакчасы чыгышы иң яхшысы дип бәяләнде. Барлык призлы урын алучыларга акчалата бүләкләр тапшырылды, аерым катнашучылар кызыксындыру призларына ия булды.
«Еллар дәвамында бу бәйрәмне халык бик яратып өлгерде, аны көтеп алалар, алдан ук хәстәрләнү чараларын күрәләр. Кабак бәйрәме — ул дуслык бәйрәме дә, анда киләчәктә Балтач, Кукмара, Арча, Әтнә, Питрәч, Балык Бистәсе, Мамадыш, Теләче районнары халкын да күрергә теләр идек, шуңа да алга таба районара итеп, зур форматта оештырырга ниятлибез аны. Кабак бәйрәменең дә гомере озын, яшелчәләр патшасының урыны да һәрвакыт түрдә булсын иде», — диде тамашаның идея авторы һәм оештыручысы Әлфия Мөбарәкова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз