news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саба районында иң яхшы әйдәманнар ачыкланды

"Иң яхшы әйдәман" титулына Шәмәрдән лицееның 10 Б сыйныфы укучысы Рузилә Гыйлемханова ия булды.

Саба районында иң яхшы әйдәманнар ачыкланды
Фәридә Вилданова

(Саба, 16 февраль, "Татар-информ", "Саба таңнары", Фәридә Вилданова). Сабаның Балалар иҗат үзәгендә "Иң яхшы әйдәман-2019" республика конкурсының муниципаль этабы булды. Район мәктәпләрендә балалар белән үрнәк эш алымнары алып баручы иң яхшы әйдәманнар ачыкланды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Бәйгенең сайлап алу турында барлыгы 22 әйдәман катнашып, шуларның җидесе муниципаль этапка узган.Балалар иҗат үзәге директоры Венера Хәбибрахманова һәм сайлап алу этабында катнашкан әйдәманнарны тәбрикләде.

Район мәгариф бүлеге җитәкчесе  урынбасары Гөлнар Шәфыйкова да бәйгедә катнашучыларга уңышлар теләде.

Чара шарты буенча әйдәманнар иң элек үзләре белән таныштырдылар, берсеннән-берсе үзенчәлекле класстан тыш чаралар тәкъдим иттеләр. Бәйгенең зур оешканлык, ныклы әзерлек белән үтүендә мәктәптә балалар оешмаларын җитәкләүче педагог-оештыручыларның роле зур икәнлеге билгеле.

Жюрига да иң-иңнәр арасыннан җиңүчене сайлап алу җиңелләрдән булмады. Һәр чыгыш үзенчәлекле, тәрбияви көчкә ия иде. Конкурсантлар һәрберсе үзләренә хас номинация җиңүчеләре булып танылдылар.

"Иң яхшы әйдәман" титулына Шәмәрдән лицееның 10 Б сыйныфы укучысы Рузилә Гыйлемханова ия булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100