news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саба районында иң яхшы автоледины ачыкладылар

Барлык турлар буенча нәтиҗәләрне кушып исәпләгәннән соң беренчелек узган елгы җиңүче автоледи Гөлия Саматовага бирелде.

Саба районында иң яхшы автоледины ачыкладылар
Фәнил Мәүлетов

(Саба, 20 июль, "Татар-информ", "Саба таңнары", Фәнил Мәүлетов). Саба районында иң яхшы автоледины ачыкладылар. Ул Казанда район данын яклаячак. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

"Автоледи-2019" исемен алу өчен быел 9 гүзәл зат көрәште. Үзләрен "Автоледи" ярышларында ел саен сынаганнар сафына берничә ел элек кенә руль артына утырган гүзәл затлар да өстәлде.

Катнашучылар иң элек компьютер каршында юл хәрәкәте кагыйдәләре билетларын чиштеләр. Иң яхшы нәтиҗәгә быел да финанс-бюджет палатасы белгече Гөлия Саматова иреште. Ул 2, 3 минутта 20 сорауга да дөрес жавап бирде. Икенче булып "Экзамен сдан" дигән язу район мәгариф идарәсе методисты Диләрә Хәбибрахманова компьютеры экранына чыкты.

Диләрә "Бәләкәч" балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгәндә мәктәпкәчә яшьтәгеләрне юлда-урамнарда дөрес йөрергә өйрәтте. 2017 елда "Яшел ут" смотр-конкурсында беренчелеккә чыкты һәм республика финалында 10 көндәшен баллар буенча отып җиңү яулаган иде. Өйрәнгәнең үзең өчен диләр бит. Бакчада эшләгәндә юл йөрү кагыйдәләренә кертелгән һәр үзгәрешне балаларга, аларның әти-әниләренә җиткерүе хәтерендә гомергә калган. "Автоледига да махсус әзерләнмәдем. Кагыйдәләрне беләм һәм юлларда һәрчак үтәргә тырышам. Башкаларга да шуны телим",– диде Диләрә.

Барлык турлар буенча нәтиҗәләрне кушып исәпләгәннән соң беренчелек узган елгы җиңүче автоледи Гөлия Саматовага бирелде. Икенче урында – Диләрә Хәбибрахманова, өченчедә – Айсылу Шәмсевәлиева. Беренче бишлеккә шулай ук Чулпан Вахитова белән Алинә Салихова керде.

Җиңүчеләргә «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең район бүлекчәсе тарафыннан әзерләнгән Диплом һәм призларны ЮХИДИнең район бүлекчәсе начальнигы Марат Гаязов тапшырды. Август аенда "Автоледи – 2019" республика бәйгесендә район данын яклап Гөлия Саматова катнашачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100