news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саба районында гомер итүче татар ир-егете беренче тапкыр үз сабыен 58 яшендә кулына алган

Мамалай авылына яшәүче 68 яшьлек Мәгъфүр Шәкүров авылда иң уңган кешеләрдән санала.

 (Саба районы, 3 октябрь, “Татар-информ”, "Саба таңнары", Зәмирә Сәмигуллина). Егерме-утыз ел элек атлар урманнан утын, мал-туарга печән ташыды, җир эшкәртте. Хәзер боларның барысын да техника алыштырды. Шул сәбәпле, авылларда шәхси хуҗалыкларда ат тотучылар сирәгәйде кебек. Ләкин Мамалай авылына яшәүче 68 яшьлек Мәгъфүр Шәкүров башка мал-туар асрамаса да, атыннан аерылмаган, диелә “Саба таңнары” газетасы язмасында.

“Атларга бик мөкиббән идем, монысы бишенчесе – “Мерседес” исемле. Машинагыз бармы дип сораучыларга, “Мерседес”ым бар дим, ышаналар, – ди елмаеп. – Унсигез яшь инде бу атка. Ике генә тапкыр колынлаттым. Бик бала җанлы булды ул үзе, колынын бик шәп үстерде. Әмма, колын белән йөрү уңайсыз, юлга чыксаң да хәтәр. Колын аерылып китеп бара да, ат та аңа иярә, анасы бит, бала кая бара, ана шуны күзәтә инде. Байкал дигәне бар иде, вәт ул чаба иде ичмаса. Сабан туйларында гел беренче урыннарны алдык. Бу сбруй, камытлар шул еллар истәлеге”, – ди Мәгъфүр абый.

Лаеклы ялга чыкканчы да колхозда атлар тәрбияләгән ул. “Гомер буе шушы колхозда эшләдек. Унбиш ел атлар карадым. Өйрәтергә дә үзем алына идем. Андый очракта ике якның берсе инде, я син бетеп каласың, я ат өйрәтеп каласың. Шөкер, гел уңай килеп торды, бервакытта да ташлап качмадылар. Өйрәткәндә һәрвакыт иң беренче итеп техника янына алып чыга идем. Баштан ук өйрәнеп калса, шуннан китә, өрекми торган булла”, – дип ат өйрәтү серләрен сөйли.

Ел саен Сабан туена бирнә җыярга да “Мерседес”ны киендереп чыгалар. Мәгъфүр абыйның бахбае “Казан егетләре” башкаруындагы “Чайкала иген кырлары” җырына төшерелгән клипта да күренә. Атка атланып Мишә буенда көтү көткәндә “эләктереп” алган клип төшерүчеләр.

Мәгъфүр Шәкүров яшьлек яры Кадрия апа белән бик матур тормыш кичергән. Әмма, никадәр хыялланып та, балалары булмый. Ир белән хатын киңәшеп-уйлашып, балалар йортыннан тәрбиягә балалар алырга ниятли. Һәм Кизель шәһәреннән Кәүсәрия белән Гаязны алып кайталар. Ул елларда гаиләгә тәрбиягә балалар алуны бик сирәкләр генә тәвәккәлли алды.

Кызганыч, балалар үсеп, аларның игелекләрен генә күреп яшәр вакыт җиткәч, Кадрия апа вафат була. Мәгъфүр абый балалары белән ялгызы кала. Ярый әле туганнар, авылдашлар ярдәм итә. Аллаһ Тәгалә изге теләктәге бәндәсенә әллә нинди могҗизалар ясый бит. Ялгызы тормыш итеп ятканда аңа Кукмара районыннан Гөлниса апаны димлиләр. 2006 елда ике баласы белән Мамалай авылына килен булып төшә яшь хатын. Фермага сыер савучы булып эшкә урнаша. Мәгъфүр абыйга – 68, Гөлнисага - 45 яшь. Бер-берсен санлашып, хөрмәтне алга куеп гомер итәләр. “Насыйп булгач әллә кайларга килеп чыгасың икән. Ирем бик сабыр, кешелекле”, – ди Гөлниса.

Аллаһ Тәгалә әти булу бәхете белән дә бүләкли: 58 яшендә әти дә булып куя Мәгъфүр Шәкүров. Кызлары Гүзәлия 3нче, уллары Илһам 1нче сыйныфта укый. “Кызыбызны машиналарны бизәп барып алдык. Больница ишеге төбенә шарлар бизәп килеп кердек. Әле ул елларда алай машина бизәп йөрмиләр идее”, – ди Мәгъфүр абый.

Бик тә бала җанлы, мал җанлы булып чыкты гаилә башлыгы. Итек баса, инкубаторда чебиләр дә чыгара икән әле. Менә шундый кече күңелле, тату гаилә яши Саба якларының Мамалай авылында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100