Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Саба районында гаиләдә ата-аналар тарафыннан бала хокуклары бозылу очраклары тикшерелде
Шәмәрдән авыл җирлегендәге әни кешегә баласы язмышына салкын караганы өчен штраф салынган, ә Килдебәктәге гаилә башлыгының эше судка тапшырылган.
(Саба районы, 15 октябрь, “Татар-информ”, “Саба таңнары”, Фәридә Вилданова). Сабада балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Анда РФ Эчке эшләр министрлыгының Саба бүлегеннән алынган 16 административ беркетмә каралып, гаиләдә ата-аналар тарафыннан бала хокуклары бозылу фактлары тикшерелде, диелә “Саба таңнары” хәбәрендә.
Материалларның 8е үз вазифаларын, гаиләдә эчкечелек белән шөгыльләнү сәбәпле, тиешенчә үтәмәгән ата-аналарга кагылышлы иде. Шәмәрдән авыл җирлегендә яшәүче ир белән хатынның үзара килешә алмавы, шуның нәтиҗәсендә балаларына начар йогынты ясау мәсьәләләре каралды. Әни кешегә баласы язмышына салкын караганы өчен 300 сум штраф салынды. Шәмәрдән лицееның 2 укучысына сәгать төнге 10нан соң урамда йөргәннәре өчен полиция хезмәткәре беркетмә төзегән. Нәтиҗәдә, моның өчен аларның әниләренә кызарырга туры килде. Килдебәк авыл җирлегеннән булган ир-ат гаиләдә даими эчкечелек белән шөгыльләнгәне өчен 1 ел эчендә 7 тапкыр административ җаваплылыкка тартылган. Яман гадәтен ташлый алмаган ата кешенең бала тәрбияләү хокукын вакытлыча чикләү буенча материал судка тапшырыла.
Социаль яклау бүлегенең социаль-тернәкләндерү консилиумы (МСРК) гаризасы нигезендә билгеләнгән вакыт эчендә үзләрен уңай яктан күрсәткән 2 гаилә ведомствоара учеттан төшерелде. Комиссия рәисе урынбасары Таһир Шәрәфиев профилактик эшчәнлек субъектларына социаль яктан авыр даирәдә калган гаиләләрне ачыклау, алар белән эшчәнлекне тагын да камилләштерүне сорады. Балигъ булмаган һәр баланың гаиләдә тиешле шартларда, ата-ананың ныклы тәрбиясендә үсәргә тиеш булуы хакында тагын бер кат кисәтелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз