Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Саба районында эшмәкәрләр арасында гаилә ярышы узды
Катнашучылар эшмәкәрлек мәйданында үзләрен көчле командалар итеп күрсәттеләр.
(Саба, 12 июль, "Татар-информ", "Саба таңнары", Илмира Галимуллина). Саба районы "Сабантуй" мәдәни-спорт комплексында район хакимияте ярдәме белән эшмәкәрләр өчен үзенчәлекле чара - "С финансами на ты" дип исемләнгән гаилә ярышы (квест) үткәрелде, дип яза җирле басма.
Мәйданга чыгучылар ике зур командага бүленеп, финанс осталыкларын, белемнәрен төрле каршылыклар аша исбатларга тиеш иделәр. Каршылыклар дигәне – интеллектуаль уен, спорт эстафетасы һәм без телевизор экраннары аша Форд Боярд уенында күрергә күнеккән төрле кызыклы башваткычлар. 3 сәгатькә сузылган эстафетада «Сарылар» командасы да, «Зәңгәрләр»дә һәр каршылыкны кыю үтеп, эшмәкәрлек мәйданында үз аякларында нык басып торучы командалар итеп күрсәттеләр.
«Мондый чаралар үткәрү бик кирәк, чөнки без үзара фикерләшәбез, бергә-бергә төрле финанс мәсьәләләрен чишәбез, командада аралашырга өйрәнәбез, партнерлык җепләре дә сузыла. Бу, әлбәттә, бер юнәлештә һәм бер максат өстендә эшләү. Дәвамлы очрашулар булсын", – дип фикерләре белән уртаклашты эшмәкәр Фәрит Вафин.
Соңыннан командалар киләчәктә бизнес мәйданында да шулай үзара ярдәмләшеп, фикерләшеп эшләргә кирәк дип, дусларча кул кысыштылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз