Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Саба районында “Диабетка каршы – барыбыз бергә” дип аталган хәйрия акциясе үткәрелде
Республикада 112 мең кешегә (900е – балалар) шикәр диабеты диагнозы куелган, аларның 945е Саба районында исәптә. Ел да бу авыру 8 мең кешедә ачыклана
(Саба районы, 28 октябрь, “Татар-информ”, “Саба таңнары”, Фәридә Вилданова). 14 ноябрь - Бөтендөнья диабетка каршы көрәш көне уңаеннан, республика буенча төрле акцияләр уздырыла. Күптән түгел Саба районы үзәк хастаханәсендә “ТР Диабетиклар ассоциациясе” җәмәгать учреждениесе (ДАРТ) “Бердәм Россия” партиясенең төбәкара башкарма комитеты белән берлектә “Диабетка каршы – барыбыз бергә” дип аталган хәйрия акциясе үткәрелде, диелә “Саба таңнары” газетасында.
Әлеге учреждение җитәкчесе Александр Белякин әйтүенчә, акциянең төп максаты - халыкта үз сәламәтлегенә карата җитди караш тәрбияләү, катлаулы авыру хакында күбрәк мәгълүмат бирү, әлеге оешма әгъзалары - күп еллардан бирле шикәр чире белән авыручы, әмма зур уңышларга ирешкән кешеләр мисалында авыруларда үз-үзләренә ышаныч тудыруга юнәлдерү. “Мин үзем әлеге хроник чир белән 15 ел авырыйм, әмма ул миңа тормышта үрләр яуларга - профессор дәрәҗәсе алырга да, учреждение белән җитәкчелек итәргә дә комачаулык тудырмады. Диабет безнең белән идарә итәргә тиеш түгел, киресенчә, безгә аның белән идарә итәргә өйрәнергә», - ди җитәкче.
Әлеге форум кысаларында табиб-эндокринологлар районыбызның шикәр чире белән исәптә торучы авыруларны кабул итеп, әлеге чир белән көрәшү алымнары һәм тиешле медицина ярдәме буенча күрсәтмәләр бирделәр. Шулай ук акция барышында кандагы шикәр микъдарын бушлай 7 секунд эчендә тикшертергә мөмкин иде. Акциядә катнашырга теләк белдереп, әлеге чир белән авыручы 40лап кеше килде.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы белгечләре, Казан шәһәренең эндокринология диспансеры табиблары, фармацевтика компанияләре белгечләре, диабетиклар ассо¬цияциясе вәкилләре ши¬кәр диабетының беренче бил¬геләре, ни сәбәпле килеп чыгуы, аның белән көрәшү чаралары хакында тәфсилләп сөйләде. Белгечләр әйтүен¬чә, шикәр авыруы - цивилизация чире. Тормыш алга киткән саен авырулар саны арта тора. Рациондагы ризыкның күп һәм төрле булуы, симерү – әлеге авыруга җирлек булып тора. Авыруны кисәтүнең төп чарасы – махсус прибор – глюкометр ярдәмендә кандагы шикәр микъдарын даими ачыклап тору.
«Бердәм Россия» сәяси партиясенең җирле бүлекчә башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Зарипов чы¬гышыннан аңлашылганча, партиянең төбәкара башкарма комитеты ярдәме белән районыбызда күп кенә җитди проектлар гамәлгә ашырыла. 2012 елда район үзәк хастаханәсе баш табибы урынбасары Дания Минһаҗеваның «Бердәм Россия» сәяси партиясенең җирле бүлеге башкарма комитетына фельдшерлык-акушерлык пунктларын глюкометрлар белән тәэмин итү буенча үтенече хупланып, шул ук елны районның бөтен ФАПлары глюкометрлар белән тәэмин ителә. Быел да «Бердәм Россия» партиясенең җирле бү¬леге үтенечен яклап, пар¬тиянең төбәкара башкарма комитеты бүлек җитәкчесе На¬талья Чабдорова 41 ФАПка һәм 4 диспансер исәбендә торучыга яңадан-яңа төр глюкометр тапшырды.
Табиблар билгеләп үткәнчә, диабет – аерым төр яшәү рәвеше таләп итә торган авыру, әлеге диагноз куелган очракта һич тә үзеңә хөкем чыгарырга ярамый. Бары организмны ныклы контрольда тотып, табиб билгеләгән рационнан тайпылмыйча тукланрга, яшәргә кирәк. Форумда авыруларга әлеге диагноз алдында каушап калмаска, яшәү рәвеше итеп кабул итү кирәклеген белгечләр үз мисалларында аңлаттылар.
Белешмә өчен. Хәзер республикада 112 мең кешегә шикәр диабеты диагнозы куелган, шуларның 900 е – балалар. Ел саен әлеге авыру 8 мең кешедә ачыклана. Саба районында да саннар куанычлы түгел: бүгенгә диабет белән 945 кеше диспансер исәбенә куелган, шуның 43е - I тип, 892 cе - II тип авырулар. Алар арасында 5 бала белән 3 яшүсмернең дә булуы әлеге чирнең беркемне дә аямавын күрсәтә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз