Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Саба районында өченче тапкыр Күршеләр бәйрәмен үткәрделәр
Чара барышында күңелле конкурслар, уеннар оештырылды.
(Саба, 21 май, "Татар-информ", "Саба таңнары", Зөлфәт Галимов). Байлар Сабасының Закир Йосыпов урамындагы 13А, 15, 15А йортлары каршында мәдәният йорты хезмәткәрләре "Күршеләр бәйрәме" уздырды. Бу турыда район басмасы яза.
"Бу чара үзенең башлангычын Францияда алган. Иң беренче Париж шәһәрендә 1999 елда үткәрелә. Анда 800 йорттан 10 меңләп кеше җыелган. Ул бик тиз милли үсеш алып, соңрак европа күләмендәге бәйрәмгә әйләнә. Хәзереге көннәрдә катнашучылар саны 30 миллионга җитә.
Сабада өченче тапкыр уздырылучы чарада да катнашучылар саны артсын иде", - дип сөйләде бәйрәмдә катнашкан торак милекчеләре ширкәтен җитәкчесе Айдар Шәйхетдинов.
Чара барышында күңелле конкурслар, уеннар оештырылды. Аниматорлар барлык кунакларны каршы алып, күңелләрен күтәреп, төрле уеннарда катнашканнарга бүләкләр тараттылар. Оештыручылар чынлап та тырышканнар, олыларны да, кечеләрне дә онытмаганнар. Барысын да уйнатып, бүләкләр тараттылар.
"Безнең районда мондый чаралар бик сирәк уза. Бәйрәм турында ишеткәч, балалар белән килдек. Чынлап та бик күңелле, күршеләрне берләштерүче бәйрәм икәне күренеп тора. Оештыручыларга бик зур рәхмәтләремне әйтәсем килә." – диде бәйрәмдә катнашучы Айнур Халиев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз